Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Татарстан «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы федераль этабында мәйданчыкларның берсе була

0
Татарстан «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы федераль этабында мәйданчыкларның берсе була

Татарстан «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы федераль этабын уздыру өчен мәйданчыкларның берсе итеп сайланды. «Иң яхшы химик анализ лаборанты» номинациясе буенча ярышлар «Алабуга Политех» көллияте мәйданчыгында оештырылачак. Бу хакта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киләсе 2024 елда «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсын уздыру буенча оештыру комитеты утырышы «Россия» халыкара күргәзмә-форумы кысаларында Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә видеоэлемтә буенча узды.

Анда Татарстанны Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тәкъдим итте.

«Нәкъ менә Татарстан күптәннән химия һәм нефть химиясе үзәкләренең берсе исемен яулады. Безнең предприятиеләр Россиядә җитештерелә торган полистиролның 60 процентын, полиэтиленның 30 процентын җитештерә», - диде Ләйлә Фазлыева.

Татарстан вице-премьеры сүзләренчә, Татарстанның химия предприятиеләрендә 41 мең кеше эшли, һәм нәкъ менә алар ярдәмендә республиканың химия комплексы билгеле. Өстәвенә, «Алабуга» махсус иктисади зонасы илдә иң нәтиҗәлеләрнең берсе булып тора - Россиянең барлык махсус икътисади зоналарының кеременең 64 проценты Алабугага туры килә. Биредә 33 резидент эшли, 6 мең эш урыны булдырылган, дип искәртте ул.

Нәтиҗәдә, Татарстанның «Иң яхшы химик анализ лаборанты» номинациясе буенча «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсының федераль этабын уздыруга гаризасы оештыру комитеты әгъзалары тарафыннан хупланды. Татарстаннан тыш, үз мәйданчыкларын Санкт-Петербург, Пенза өлкәсе, Самара өлкәсе һәм Чувашия тәкъдим итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг






«Спускаюсь в метро и вижу — лежит на полу пожилая женщина». История про чудо

В конкурсе «Мисс Суздаль» в честь 1000-летия города победила девушка из Коврова

«Наша победа!» Новый поворот в деле сожженного в сарае мальчика

Начало мая в европейской части РФ стало самым холодным за всю историю