Яңа елда үзмәшгуль пенсионерларга кайбер ташламалар бетәчәк
Россиядә хезмәт эшчәнлеген үзмәшгуль булып дәвам итүче пенсионерлар кайбер ташламалардан мәхрүм калырга мөмкин. Бу хакта «Труд» газетасы «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградовка сылтама белән хәбәр итә.
Ул аңлатканча, бу очракта сүз пенсияне индексацияләү турында бара. Хәзерге вакытта үзмәшгуль пенсионерлар эшләмәүчеләргә тигезләнә. Шуңа бәйле рәвештә, гамәлдәге закон нигезендә, аларның пенсияләре билгеләнгән срокларда һәм шул ук күләмдә индексацияләнә.
Әмма, әгәр үзмәшгуль үз социаль иминиятенә кертем кертмәсә, аңа хезмәт стажы исәпләнми. Иминият фондларына түләүләр очрагында стаж бара. Ул вакытта үзмәшгуль эшли торган кешегә тигезләнә.
«Төбәкнең өстәмә түләүләренә һәм пенсияне индексацияләүгә хокук югала», - диде Виноградов.
Юрист сүзләренчә, үзмәшгуль пенсионерның кайбер башка ташламаларга хокукы гамәлдән чыгарга мөмкин. Мисал өчен, керемнәр күләменнән чыгып исәпләнә торган ташламалар турында сүз бара. Бу лимит арткан очракта, ташлама булмаска мөмкин, дип хәбәр итте Виноградов.