Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Искәндәр Биктаһиров вафат булу сәбәпле, Мәдәният министрлыгы кайгы уртаклаша

0

Татарстанның халык артисты, күренекле җырчы Биктаһиров Искәндәр Исмәгыйль улының вафаты уңаеннан Мәдәният министрлыгы мәрхүмнең туганнарының, якыннарының зур кайгысын уртаклаша. «Татар музыка сәнгате зур югалту кичерде – озак авырудан соң 2023 елның 24 декабрендә 72 яшендә легендар җырчыбыз, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, барлык талантын татар эстрадасын үстерүгә багышлаган күренекле җырчы, Татарстанның халык артисты Биктаһиров Искәндәр Исмәгыйль улы арабыздан мәңгелеккә китте», – диелгән некрологта.

«Кабатланмас тавышлы җырчыбыз, татар эстрадасының легендасы Искәндәр Исмәгыйль улы Биктаһиров үзенең иҗаты, тормышы белән татар халкы, яраткан тамашачылары күңелендә тирән эз калдырды. Үзе китсә дә, аның якты истәлеге, үлмәс җырлары безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр», – диелгән хәбәрдә.

Некрологка Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х. Әюпова, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры К.Н. Нуруллин, сәнгать җитәкчесе А.Ф. Фәйзрахманов, Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Ю.Л. Жуков, сәнгать җитәкчесе А.Р. Хәмитов, Казан шәһәр филармониясе директоры Н.Т. Зыятдинов, сәнгать җитәкчесе Ч.Р. Закирова кул куйган.

Биктаһиров Искәндәр Исмәгыйль улы 1951 елның 12 октябрендә ТАССРның Чирмешән районы, Югары Чыгтай авылында туа. 1980 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, Казан дәүләт консерваториясендә профессор З. Хисмәтуллина классында белем ала.

Иҗат юлын 1975 елда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры артисты булып башлый. Сәнгать дөньясында көннән-көн таныла бара, үзенең концерт бригадасын оештыра. 1981–1995 елларда филармониянең эстрада бүлеге солист-вокалисты, 1995–2009 елларда Казан шәһәр филармониясе солисты булып эшли.

Җырчының бай репертуарында татар халык җырлары, шул исәптән Г. Тукай шигырьләренә язылганнары, мөһим урын алып торды. Халык җырларының үзенчәлеген тирәннән аңлап, И. Биктаһиров үз иҗатында аларны башкаруда яңа алымнар таба белде. Аңа фольклор музыкасының бөтен нечкәлеген тоеп, халык лирикасын күпьяклап ачу сәләте хас иде.

«Әллүки», «Зиләйлүк», «Туган тел», «Тәфтиләү», «Уйлану», «Хатлар язам» кебек күп кенә татар халык җырлары Биктаһиров башкаруында яңача яңгыраш алды, аеруча популярлык казанды. Татар композиторлары С. Сәйдәшевнең «Уянсыннар кырлар» (Ә. Фәйзи шигыре), З. Хәбибуллинның «Айлы төн» (Ә. Ерикәй шигыре), Р. Яхинның «Җырларым» (М. Җәлил шигыре), С. Садыйкованың «Татарстан – минем Республикам» (Н. Дәүли шигыре), Л. Батыр-Болгариның «Ак яулыклы әнием» (Н. Касыймов шигыре), Р. Ахиярованың «Әй, җанаш» (Р. Харис шигыре) кебек җырлары аның башкаруында халык күңеленә кереп калды. Җырчы казах, башкорт, үзбәк, төрек, таҗик, итальян, инглиз, рус җырларын да яратып башкарды.

Ул «Җир әйләнә, җыр әйләнә» (Л.Шагыйрьҗан сүз.), «Дисеңдер» (К.Сәгадәтшин сүз.), «Кашыңның каралары» (халык сүз.), «Җибәрәм сәламнәр» (Г.Зәйнашева сз.), «Сагындың, сагынмадың» (С.Хәким сүз.), «Чирмешәнем» (З.Әхмәтшина сүз.), «Хәлең ничек?» (Ш.Җиһангирова сүз.), «Югалды» (Н.Гамбәр сүз.), «Бер ышаныч кыйблага» (И.Сабиров сүз.) Һ.б. кебек байтак матур җырлар авторы буларак, татар җыр сәнгатен баетуга зур өлеш кертте.

И. Биктаһиров радио һәм телевидениедә еш чыгыш ясады. Аның җырларының 50 дән артык язмасы «Татарстан» ДТРК фондында саклана.

Мәшһүр җырчыбыз зур концерт эшчәнлеге алып барды, Татарстанның барлык төбәкләрендә, Советлар Союзының һәм Россиянең бик күп калаларында, союздаш республикаларда, чит илләрдә гастрольләрдә булды.

Халкыбызның яраткан җырчысы лаеклы ялга китсә дә, җырлавын дәвам итте. Соңгы елларда ул филармония сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы эшендә актив катнашты, ретро-концертларда, иҗат әһелләре юбилейларында чыгыш ясады.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Энди Роддик

Энди Роддик: «У меня было несколько типов рака кожи с тех пор, как я завершил карьеру»






Более 100 тысяч человек посетили 9 Мая Музей Победы

Восстановленный советский танк Т-70 прошел своим ходом по центру Мелитополя

В Москве прошел праздничный салют в честь 79-й годовщины Победы в ВОВ

Глава Воскресенска поздравил ветерана ВОВ с праздником