Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә 55 татарстанлыга дәүләт бүләкләре тапшырды
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә зур уңышларга ирешкән татарстанлыларга Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләккә барлыгы 55 кеше лаек булды.
«Бүгенге көндә Татарстан – Россиянең терәк төбәге. Республика масштаблы инвестицион социаль-икътисади һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыра. Хәтта агымдагы шартларда да төп икътисади күрсәткечләрне үстерүне тәэмин итә алдык. Сезнең һәркайсыгыз төбәкне үстерүгә сизелерлек өлеш кертә», - диде Миңнеханов, залга җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп.
Ул шулай ук хезмәт ветераннарына, заводта эшләүчеләргә, нефтьчеләргә, төзүчеләргә, табибларга, авыл хуҗалыгы, банк хезмәткәрләренә, руханиларга рәхмәт белдерде.
Миңнеханов Россиядә Укытучы һәм остаз елы төгәлләнгәндә мәгариф өлкәсе вәкилләренең югары бүләкләр белән билгеләп үтелүен әйтте. «Укытучы хезмәтенең кыйммәте – бәяләп бетергесез. Нәкъ менә педагоглар үсеп килүче буынны тәрбияләп, аларга белем биреп илебезнең киләчәген төзи», - дип искәртте ул.
ТР Рәисе 2024 елның РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә Россиядә Гаилә елы дип игълан ителүен билгеләп үтте. Шуның белән беррәттән, Татарстанда ул Фәнни-технологик үсеш елы билгесе астында узачак. «Безнең алда яңа масштаблы бурычлар тора. Зур халыкара чаралар, мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгалар узачак. Уртак тырышлык белән иң югары нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз», - дип белдерде ул.
Сәламләү сүзләреннән соң Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды. Әйтик, Дәүләт гамәли оптика институты директоры Сергей Козлов – Мактау ордены, Казанның «Ля Примавера» камера оркестры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов – Дуслык ордены, Казан дәүләт медицина университетының кардиология кафедрасы мөдире Альберт Галәвич – «Татарстан Республика алдындагы казанышлар өчен» ордены, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов - «Дуслык» ордены, «Зенит» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков һәм Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орден медале белән бүләкләнде.
1232нче мотоукчы полкының штаб башлыгы урынбасары, майор Шамил Хәлиуллин, 428нче мотоукчы полкы башлыгы урынбасары, майор Сергей Белов, 1232нче мотоукчы полкы кече лейтенанты Александр Макаров, 1232нче мотоукчы полкы ефрейторы Артур Галимов, 430нчы мотоукчы полкы ефрейторы Сергей Пугачев һәм 430нчы мотоукчы полкы рядовое Георгий Бикеев махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен «Татарстан Республика алдындагы казанышлар өчен» орден медаленә лаек булды.
Чарада башка бүләкләр дә тапшырылды.