Нәбиуллина: Россиядә төрле ставкалы төбәк ипотекасы булдыру хакында фикер алышалар
Хөкүмәттә ташламалы ипотека буенча ставкаларны дифференциацияләү темасы хакында фикер алышалар. РФ Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина РБКга интервьюда шулай дип белдерде.
Нәбиуллина сүзләренчә, Дәүләт Думасында Үзәк банк катнашында махсус эшче төркем оештырылган инде. Ул билгеләп үткәнчә, кешенең керемен исәпкә алып ипотека ставкасы күләмен билгеләү бик тә мөһим, чөнки торак төзелеше базарында дисбаланс күзәтелә.
«Бездә чыннан да проблема бар, кайбер төбәкләрдә торак базарында торгынлык хөкем сөрә. Без зур шәһәрләрдә торакның актив төзелүен һәм ипотеканың үтемле булуын күрәбез. Әлбәттә, шуңа күрә кешеләргә, кайда яшәвенә карамастан, торак проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирә торган алымнар булырга тиеш», - дип искәртте Нәбиуллина.
Әмма Үзәк Банк вәкиле төгәллек керткәнчә, региональ ипотеканың кайсы төбәкләрдә кертеләчәге һәм ставканың нинди булачагы турында сорауга җавап бирергә әлегә иртәрәк. Аның фикренчә, бу тема җентекләп тикшерүне һәм фикер алышуны таләп итә.
Искәртеп узабыз, ташламалы ипотека буенча ставкаларны дифференциацияләү идеясен ноябрьдә тәкъдим иттеләр. Аның инициаторы Вячеслав Володин сүзләренчә, торак кредитлары, керемнең нинди булуына карамастан, бер үк ставка буенча бирелә. Аның фикеренчә, бу – дөрес түгел, чөнки, мисал өчен, мәскәүлеләрнең хезмәт хакы Костромада яшәүчеләрнекенә караганда күпкә артыграк, дип яза «Татар-информ».