Авыл хуҗалыгы ярминкәләре вакытында Татарстанда 1,1 миллиард сумлык продукция сатылган
Татарстанда 15 шимбә ярминкәсендә фермерлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре 1,1 млрд сумнан артыкка продукция саткан. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлыгы 8340 тонна яшелчә, шул исәптән 5043,3 тонна бәрәңге, шулай ук 240,5 тонна сөт, 735,2 тонна шикәр, 1240,7 тонна ит, шул исәптән 680,9 тонна сыер ите сатылган.
«Беломорская — Гудованцев мәйданчыгында ярминкә уздыру көнен күчерделәр — ике якшәмбедә шимбә көненә караганда 2,5 млн сумга күбрәк товар сатканнар», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Ярминкәләрне оештыру һәм үткәрүдә 35 район һәм 13,8 меңнән артык транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Киләсе авыл хуҗалыгы ярминкәләре Татарстанда киләсе елның язында узачак.