Социаль фонд: Россиялеләр гыйнвар ае өчен пенсия һәм пособиеләрне Яңа елга кадәр алачак
Россиялеләрнең күбесе декабрь ахырына кадәр гыйнвар ае өчен пенсия һәм пособие алачак. Бу хакта Россия Социаль фонды мәгълүматларына сылтама белән «Российская газета» яза.
«<…> гыйнвар пенсияләре һәм пособиеләре түләүгә акча, кагыйдә буларак, Россиянең Социаль фондыннан кредит оешмаларына декабрь ахырында килә. Банклар шунда ук барлык кергән акчаны алучыларның хисабына күчерә», — диелгән басмада, кредит оешмалары мәгълүматларына сылтама белән.
Гыйнвар өчен пенсия һәм социаль түләүләрдән тыш, 28 декабрьдән дә соңга калмыйча, россиялеләр балалар өчен түләү (шул исәптән бердәм пособие), халыкка социаль ярдәм чаралары һәм декабрь өчен ана (гаилә) капиталы акчасыннан айлык түләү алырга тиеш.
Гыйнвар түләүләрен декабрь аенда аларны кредит оешмалары карталарына алучы гражданнар алачак. Түләүләрне почта бүлекчәләре аша алучылар исә акчаны гыйнварда алачак.
Элегрәк Татарстан Социаль фонды социаль һәм иминият пенсияләренең кайчан индексацияләнәчәге турында сөйләгән иде. 2023 ел йомгакларына караганда, республикада картлык буенча пенсиянең уртача күләме 20,6 мең сумнан артык тәшкил иткән. Шул ук вакытта казанлылар лаеклы тормыш өчен кирәкле пенсия күләмен 72,2 мең сум дип бәяләгән.