Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Татарстан Рәисе М12 турында: Бер сулышта барган кебек

0

М12 «Көнчыгыш» тиз йөрешле трассасы төзелеше - Татарстан өчен зур бүләк. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуда әйтте.

«Бер сулышта барган кебек. Бер светофор да, бер каршылык та юк, барасың да барасың. Иминлек тә тәэмин ителгән. Ерак араларга машинада күптән барган юк иде, ләкин бернинди ару сизмәдем. Барысы да уйланган. Бу зур бүләк дип саныйм. Мәскәүгә барырга уйласагыз, уйлап карагыз, поезд яки самолет кирәкме икән сезгә. Машинада да җилдереп барып җитеп була», - диде.

Татарстан Рәисе М12 трассасыннан Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү-Казан автомагистрален ачканчы 21 декабрьдә узган иде. Юлда ул күп функцияле дүрт зонага кергәнен әйтте.

«Ягулык салу станцияләре эшли, машиналар өчен стоянка бар. Туклану ноктасында хәләл ризык, гыйбадәт бүлмәләре ачылган», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Бүген М7 трассасы бик тулганлыктан, Татарстан Рәисе М12 юлы бик кирәк булуын ассызыклады.

«Кыска вакыт эчендә шундый юл барлыкка килде. Аны өч ел эчендә төзеп файдалануга тапшырдылар - бу рекорд. Бик сыйфатлы юл. Бу проект - илебездә гамәлгә ашырыла торган зур инфраструктура программасының бер өлеше. Беркайчан мондый юллар төзегән булмады», - диде Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, яңа юллар территорияләр үсешенә генә ярдәм итеп калмыйча, икътисадка да ярдәм булып тора. «Нинди генә юл булса да - ул алга китеш», - диде республика Рәисе. Ул, шулай ук, киләсе елда дәүләт-хосусый партнерлыкта Алексеевск-Әлмәт түләүле юлы кулланышка тапшырылачагын әйтте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Открытый чемпионат Италии: Новак Джокович получил сильный удар после выхода в третий раунд после Корантена Муте | Теннисные новости






Скончался актер и каскадер из «Место встречи изменить нельзя»

Государственный Кремлёвский оркестр наградили Орденом «Святых Равноапостольных Кирилла и Мефодия»

Суд смягчил приговор осужденному за вымогательство у топ-менеджера Ростеха

Грузовик насмерть сбил мужчину на электровелосипеде в Москве