Гидрометеорология үзәге янә буран, күз күреме начарлану һәм кар басу турында кисәтә
Бүген һәм иртәгә Татарстан территориясендә һава шартлары начарлану фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
25 декабрь кичендә һәм 26 декабрьгә каршы төндә республикада урыны белән, шул исәптән Казанда да, күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәк булган бураннар була.
Моннан тыш, 15 м/с кадәр тизлектә көчле җил исүен дәвам итә. Төбәк юлларында элеккечә кар өемнәре булачак.
Кичә, 24 декабрьдә, синоптиклар Татарстанда көчле кар яву сәбәпле давыл турында кисәтү игълан итте. Дүшәмбе иртәсендә республика башкаласында «бөкеләр» 9 баллга җиткән.