Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Алексей Песошин «Ел инженеры» республика конкурсында җиңүчеләрне котлады

0
Алексей Песошин «Ел инженеры» республика конкурсында җиңүчеләрне котлады

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың әйдәп баручы инженерларын «Ел инженеры» республика конкурсында җиңүләре белән котлады. Чара бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында (Казан) узды. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кунакларны һәм катнашучыларны сәламләп, Алексей Песошин Татарстанның Россиянең алдынгы сәнәгать төбәкләренең берсе булуын билгеләп үтте.

«Республика җитәкчелеге инженер һөнәрләренең абруен актив рәвештә хуплый. Татарстанда икътисадның югары технологияле тармаклары өчен квалификацияле инженер кадрларын әзерләүгә юнәлдерелгән өч алдынгы инженерлык мәктәбе булдырылды, - диде Алексей Песошин. - Тагын ике алдынгы инженерлык мәктәбе 2024 елда төзеләчәк. «Вакууммаш» АҖ яшь хезмәткәрләре инициативасы буенча һәм Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2019 елдан «Ел инженеры» республика конкурсы гамәлгә куелды».

Конкурс Татарстан җитештерүенең барлык тармакларын диярлек үз эченә ала, анда яшь һәм тәҗрибәле инженерлар да катнаша ала. Быел конкурс дүртенче тапкыр уздырылды һәм анда 68 җитештерү предприятиесе һәм югары белем бирү оешмаларыннан 339 вәкил катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры конкурсны оештырган өчен Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, конкурста катнашучыларның күпчелеген тәкъдим иткән өчен - кайбер предприятиеләр җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Ул шулай ук югары уку йортларының активлыгын билгеләп үтте: А.Н. Туполев Казан милли тикшеренү технология университеты - КАИ, Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты.

«Бүген без конкурс сайлап алуы узган җиңүчеләрне хөрмәтлибез, - диде Алексей Песошин. - Ышанам ки, сезнең казанышлар оешмаларның җитештерү потенциалын үстерүгә, көндәшлеккә сәләтлелекне, оборона сәләтен һәм илебезнең бәйсезлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертәчәк. Җиңүегез белән котлыйм!»

Аннары «Ел инженеры» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Аларга дипломнар, стажировка сертификаты һ. б. тапшырылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублёв в трёх сетах обыграл Маркоса Гирона и вышел в третий круг «Мастерса» в Риме






Ночные рейсы запустят из Читы в Москву с начала лета

В Москве два человека пострадали после столкновения машины с деревом

Альтернатива ипотеки: что такое ссудо-сберегательные кассы и как они работают

Концерт «Моя Москва» покажут на mos.ru