Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Рөстәм Миңнеханов: КФУ обсерваторияләрен ЮНЕСКО исемлегенә кертү — Россиянең зур җиңүе

0
Рөстәм Миңнеханов: КФУ обсерваторияләрен ЮНЕСКО исемлегенә кертү — Россиянең зур җиңүе

Казан федераль университетының астрономик обсерваторияләрен ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертү — санкцияләр шартларында Россиянең зур җиңүе. Бу фикерне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән йомгаклау матбугат конференциясендә белдерде.

«Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев абруе роль уйнады, ул — ЮНЕСКО илчесе. Һәм моның белән исәпләшмәү мөмкин түгел. Тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан төгәл эш башкарылган. Бу комплекс үз нәтиҗәләрен бирде. Без фикерләшкәндә, төрле тәкъдимнәр булды — хәзерге вәзгыятьтә безгә бу кирәкме, дигән. Минем позициям «ахырга кадәр барырга» иде», — диде республика җитәкчесе.

Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре турында карар сентябрьдә Эр-Рияд шәһәрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясендә кабул ителде.

Василий Энгельгардт исемендәге обсерватория 1901 елда, астроном һәм җәмәгать эшлеклесе Василий Энгельгардт Дрездендагы шәхси обсерваториясенең уникаль астрономик җиһазларын Казан император университетына тапшырганнан соң ачыла.

Казан император университетының төп бинасы ишегалдында урнашкан обсерватория 1837 елда төзелгән.

  • Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга «Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре» объектын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турында диплом тапшырды.

Фото: © Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг






Специалист Сырцов отметил спрос на бюджетные новостройки в ЦАО Москвы

«Дыхание льда»: цирк Никулина представит новое шоу в Екатеринбурге

Новые корпуса построят в составе жилого квартала на юге Москвы

Династия педагогов из Егорьевска стала лучшей на областном конкурсе