Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Рөстәм Миңнеханов чит ил инвесторлары Татарстан белән кызыксынуын дәвам итүен әйтте

0

Катлаулы икътисади хәл чит ил компанияләренә киртә түгел — алар Татарстанга инвестиция кертү мөмкинлеге белән кызыксынуын дәвам итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, без республикага карата чит ил инвесторлары тарафыннан кызыксыну күрәбез. Бу елда чит ил инвестицияләре 17 илдән керде. Аларның күбесе эшкәртү производстволарын үстерүгә юнәлдерелгән. Иң күп инвестиция Төркиядән (14 млн доллар), Кытайдан (13,5 млн доллар) һәм Казахстаннан (7,8 млн доллар) керде», — дип сөйләде республика җитәкчесе.

«Татар-информ»ның «Көнчыгышка икътисади борылыш булдымы?» дигән соравына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов, Көнчыгыш илләре тарих һәм мәдәният ягыннан республикага якынрак булса да, Татарстанның һәрвакыт күпкырлы икътисади кооперациясе булуын ассызыклады.

«Соңгы 15 елда безнең иң зур инвестор — Төркия. Бу илдән инвестицияләрнең гомуми күләме 2,3 миллиард доллардан артык тәшкил итте. Татарстан белән эшчәнлеккә башка ислам илләре, бигрәк тә татарларга тугандаш халыклар: Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан компанияләре зур кызыксыну күрсәтә. Бу елда Казанда Кыргызстан Республикасының генераль консуллыгы ачылды. Шулай ук республикада Төркия, Иран, Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркмәнстанның генераль консуллыклары эшли», — дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Моннан тыш, ислам илләреннән инвестицияләр җәлеп итү өчен партнерлык финанслары буенча федераль законны гамәлгә ашыру мөһим юнәлеш булып тора. «Илебездә партнерлык финансларын кертү өчен уңайлы хокукый шартлар тудыру экспериментын үткәрүне Татарстанга, пилот төбәге буларак, сыйфатлы итеп башкарырга кирәк», — дип бурыч куйды Миңнеханов.

Ул шулай ук искәрткәнчә, мөселман илләре белән хезмәттәшлекне үстерү өчен KazanForum абруйлы мәйданчык булып тора, анда 2023 елда дөньяның 80 иленнән 17 мең делегат катнашты.

«2024 елда Татарстанда юбилейлы 15 нче KazanForum узачак. Форумны уздыру бөтен Россия икътисады өчен уңай нәтиҗә бирер дип өметләнәбез», — дип нәтиҗә ясады республика җитәкчесе.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Ангеліна Калініна поступилася восьмій ракетці світу Саккарі на турнірі WTA 1000 у Римі: результат






Жители Москвы и регионов могут улучшить жизнь в своем городе, поучаствовав в конкурсе «Моя страна — моя Россия»

Женщина чуть не погибла от кусочка шашлыка в Подмосковье

С 1 июня «Аэрофлот» запустит «авиашаттлы» из Москвы в Петербург и обратно

Калуга представит космическую клумбу на цветочном фестивале в Москве (видео)