Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Путин табибларга пациент ризалыгыннан башка медицина ярдәме күрсәтергә рөхсәт бирде

0

Россия Президенты Владимир Путин ашыгыч ярдәм бригадаларына, кеше гомеренә куркыныч янаган очракта, пациент ризалыгыннан башка медицина ярдәме күрсәтергә рөхсәт итә торган законны имзалады. Документ хокукый актлар рәсми порталында чыкты.

Моңа кадәр Россиядә пациент үзенең ихтыярын белдерә алмаган очракта, аның ризалыгыннан башка медицина ярдәме күрсәтү турында карарны табиблар консилиумы хәл итә иде. Инициатива авторлары фикеренчә, ашыгыч ярдәмне медицина оешмасыннан читтә күрсәтергә туры килгәндә консилиум җыю мөмкин түгел.

Яңа закон буенча, кеше гомеренә куркыныч янаган очракта, ашыгыч ярдәм бригадалары оешмадан читтә медицина ярдәме күрсәтә алачак. Бу документ аның составына кергән медицина хезмәткәрләрен хокукый яктан яклауны тәэмин итәчәк.

«Гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» законның 20 нче маддәсенә кертелгән үзгәрешләр буенча, пациент һәм аның вәкилләре медицина ярдәменнән баш тарту хокукы кала, ләкин бу карар язмача рәсмиләштерелергә тиеш. Бу турыда «Татар-информ» яза.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Рафаэль Надаль

Рафаэль Надаль: Рекордный 10-кратный чемпион, побежденный в двух сетах Хубертом Гуркачем на Открытом чемпионате Италии | Теннисные новости






Врач МОДКТОБ рассказал об опасности открытых окон для детей

В Москве прошла Премия Green Awards 23/24, которая объединила более 250 ведущих компаний и экспертов в ЗОЖ/ЭКО индустрии, инфлюенсеров

Годовой объем рынка легальных ставок на спорт в Японии в 2023 составил €48,4 млрд

Президент РФ: мы должны больше сближаться с нашими партнерами по СНГ