Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә балалар өчен Чыршы бәйрәме оештырдылар
Мәскәүдә Татар мәдәнияте үзәгендә балалар өчен ел саен үткәрелә торган традицион Яңа ел чыршысы узды. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хәзинә» ансамбле артистлары җыр-биюләр һәм уеннар белән театральләштерелгән тамаша оештырды. Аларга «Илдан» ансамбленең балалар төркеме, «Шатлык» ансамбле солистлары кушылды. Балалар спектакльдә актив катнашты, уеннар уйнады һәм биеде. Бәйрәмнән соң, барлык балалар да бүләкләр алды, диелә хәбәрдә.