Россиядә автомобиль алуга ташламалы кредит программасын киңәйтергә мөмкиннәр
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2024 елның II яртыеллыгында автомобиль алуга ташламалы кредит программасына яңа категорияләр өстәү мөмкинлеген караячак, карар кабул итү өчен базардагы тенденцияләрне күзәтәчәк. Бу хакта Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы — вице-премьер Денис Мантуров интервьюда хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Хәзер автомобиль алуга ташламалы кредитны мәгариф, медицина учреждениеләре хезмәткәрләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән затлар ала ала.
«Киләсе елның беренче яртысында вазгыятьнең ничек буласын карарга тиешбез, аннары бу мәсьәләгә кире кайтырбыз. Без моны һәрвакыт акрынлап эшлибез, акчаны үзләштергән саен мәсьәләләрне хәл итә барабыз. Тенденцияләр, базарны, хәлнең ничек булачагын караячакбыз һәм үлчәнгән бик вакытлы карарлар кабул итәчәкбез», — диде ул, автомобиль алуга ташламалы кредит программасын киңәйтү мөмкинлеге турындагы сорауга җавап биреп.