Мәскәү шәһәрендә армия генералы Мәхмүт Гәрәевне искә алдылар
Кичә «Ватанны саклаучылар пантеоны» федераль хәрби мемориалында армия генералы Мәхмүт Гәрәевне искә алдылар. Хәрби җитәкче дүрт ел элек, 2019 елның 25 декабрендә вафат булды. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте яза.
Бөек Ватан сугышында катнашучыны искә алырга Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фарисов һәм армия генералының туганнары — улы, генерал-майор Тимур Гәрәев, аның хатыны, кызы Галия Гәрәева, Татарстанның халык артисты Наилә Фатехова килде.
Фото: © Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте
Мөселманнарга хас булганча, Мәскәүнең Җәмигъ мәчете имамы Марат хәзрәт Аршабаев мәрхүм истәлегенә дога укыды.
Элегрәк, декабрь башында, Россия башкаласының Татар мәдәнияте үзәгендә Мәхмүт Гәрәевкә багышланган Хәтер кичәсе узды, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев 1923 елның 23 июлендә Чиләбедә туган, 1939 елда үз теләге белән Эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына киткән. 1941 елның ноябреннән — атучы взводы командиры, 1942 елдан — фронтта. Тиздән батальон командиры вазифаларын башкаручы була. Ике тапкыр яралана. Армия штабының оператив офицеры буларак совет-япон сугышында катнаша.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң башта Фрунзе исемендәге Хәрби академияне, аннары генераль штабның хәрби академиясен тәмамлый. Төрле берләшмәләр белән җитәкчелек итә, штабта вазифалар башкара. 1970-1971 елларда — Мисырда баш хәрби киңәшче. 1984 елдан —генераль штаб башлыгы урынбасары. 1989-1991 елларда — Әфганстанда баш хәрби киңәшче. Гомумән алганда, алты сугышта катнаша. 1992 елда отставкага китә, шуннан соң Хәрби Фәннәр академиясен җитәкли.
Мәхмүт Гәрәев хәрби-фәнни эш белән 1960 елларда ук актив шөгыльләнә башлый. 100дән артык фәнни хезмәт һәм 300дән артык мәкалә һәм басма авторы. 1998 елда «Маршал Жуков. Полководлык сәнгатенең бөеклеге һәм уникальлеге» китабы өчен Жуков исемендәге Россия Дәүләт премиясе бирелгән беренче кеше. Китап 1996 елда чыга.
Ленин ордены кавалеры, дүрт Кызыл Байрак ордены, Александр Невский ордены, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, өч Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены һәм башка күп кенә бүләкләр кавалеры.