Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Татарстанда Россия Президенты сайлауларына актив әзерлек башланды

0

Татарстан сайлау комиссияләре Россия Президенты сайлавына актив әзерлек башлады. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Татарстанда сайлаучылар актив, дип белдерде республика Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап биреп. Үзәк сайлау комиссиясе Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы хөрмәтенә «Гаилә белән сайлауларга» проектын әзерли.

«Татарстанда сайлауларда актив тавыш бирәләр. Бу сер түгел, моны саннар исбатлый. Әле кичә генә без Чаллыдан Матросовлар гаиләсе белән телевизион программада төштек. Бер-беребезне беренче тапкыр күрдек. «Сез сайлауларга барасызмы?» - дип сорадым алардан. «Без бөтен гаилә белән барабыз», - дип җавап бирде алар. Безнең Татарстанда сайлауга гаиләләре йөриләр һәм тавыш бирәләр», - диде республика Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе.

Президент сайлавында тавыш бирү көннәрендә Татарстанда 3 меңгә якын (2727) сайлау участогы, 21 меңнән артык участок сайлау комиссиясе әгъзасы, Үзәк сайлау комиссиясенең 14 әгъзасы эшләячәк.

Тавыш бирү өчен вакытлы 45 участок резервланган. Алар хастаханәләрдә, шифаханәләрдә һәм тикшерү изоляторларында, шулай ук «Казан» халыкара аэропортында һәм «Казан-1» тимер юл вокзалы бинасында урнаша.

«Алда мөһим һәм җаваплы этап - мартта Россия Федерациясе Президентын сайлау, сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына сайлау. Сайлау комиссияләре хезмәткәрләренең тәҗрибәсе һәм һөнәри осталыгы ярдәмендә без бу бурычны хәл итәрбез», - диде ул.

2024 елда Россия Президентын сайлау датасын Федерация Советы 7 декабрьдә раслады. Тавыш бирүнең төп көне - 17 март. Сайлау өч көн - 15, 16 һәм 17 мартта дәвам итәчәк, дип карар чыгарды Үзәк сайлау комиссиясе.

«Безнең өчен өч көнлек тавыш бирү форматы гадәти, уңайлы, традицион. Бу сайлау системасы стандарты инде. Беренче тапкыр ул коронавирус пандемиясе чорында гамәлгә ашырылды. Әгәр дә элек без санитар-эпидемиологик характердагы сәбәпләр буенча мондый чарага барырга мәҗбүр булсак, бүген өч көн эчендә тавыш бирү - бу, беренче чиратта, сайлаучының уңайлылыгы турында кайгырту», - дип шәрехләде Кондратьев өч көн булачак сайлауны.

Аның сүзләренчә, күпсанлы социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, Россиядә яшәүчеләрнең күбесе күп көнлек тавыш бирүгә уңай карашта. Мисал өчен, тавыш бирергә дә, шул ук вакытта ял көннәрен планлаштырырга да мөмкин. Бу уңайлы. Сайлау участокларында кеше күп, әмма чират юк. Кондратьев Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) мәгълүматларын да китерде: респондентларның 74 проценты өч көнлек тавыш бирүне уңай бәяләде, 15 проценты - тискәре карашта.

  • 2024 ел Россиядә Гаилә елы булачак. Бу хактагы карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Первая ракета мира Джокович получил бутылкой по голове после матча в Риме






Сардаана Трофимова едет на Олимпиаду в Париж

Клуб «Ночные волки» открыли мотосезон в столице

"Динамо" обыграло "Балтику", дважды забив в компенсированное время

Мошенники начали создавать фейковые сайты по продаже авиабилетов