Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда мигрантлар өчен җаваплы орган булдырырга йөкләде

0

Татарстанда мигрантлар белән бәйле мәсьәләләрне контрольдә тотачак махсус орган булдырырга кирәк. Татарстан Рәисе каршындагы милләтара һәм конфессиара мөнәсәбәтләр буенча совет һәм республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын үткәрүгә әзерлек комитеты утырышында бу йөкләмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бирде.

«Без бүген зур сәнәгать үзәге, мигрантлардан башка без ерып чыга алмаячакбыз. Әмма шул ук вакытта аларның булуы гамәлдәге нормалар һәм законнар кысаларында тәртипкә салынган булырга тиеш. Без нинди формада булуы буенча тәкъдим белән чыгарга кирәк. Бездә бу мәсьәләне контрольдә тотачак орган булырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Халыкара тәҗрибәне карарга кирәк. Мигрантлар социализацияләнгән булырга, алар үзләрен ничек тотарга икәнен аңларга бурычлы. Моның өчен аларны эшкә кабул итүче заказчы җаваплы булырга тиеш», - дип тәкъдим итте гамәлләр вариантын республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов үз йөкләмәсен Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга һәм Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәровка юллады.

«Туры элемтә» барышында Россия Президенты Владимир Путин мигрантлар проблемалары белән шөгыльләнәчәк махсус федераль орган оештыру турында чыгыш ясады. Көз Татарстанда мигрантларны адатацияләү буенча эшче төркем оештырылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Павлюченкова

Павлюченкова вылетела с турнира в Риме






Захарова: причастные к терактам в РФ понесут неотвратимое наказание

В столице на фестивале «Московская весна» на Коптевском бульваре проходят спортивные конкурсы

Деньги начали "гореть": россиян призывают спасать свои сбережения

Панда Катюша общается с посетителями через стекло