2024 елда Татарстан мәдәнияте көннәре Иран, Азәрбайҗан һәм Мисырда була
2024 елда берничә илдә һәм Россиянең берничә төбәгендә Татарстан мәдәнияте көннәрен уздыру планлаштырыла. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Рәисе каршындагы милләтара һәм конфессиара мөнәсәбәтләр буенча совет һәм республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын үткәрүгә әзерлек комитеты утырышында хәбәр итте.
«2024 елга Иран Ислам Республикасында, Пермь краенда, Азәрбайҗанда, Мисыр Гарәп Республикасында һәм Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрү планлаштырыла», - дип сөйләде ул. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.
Үз чиратында, Татарстанда Кыргызстан мәдәнияте көннәре узачак.
Министр сүзләренчә, быелдан башлап, традицион концертлардан, күргәзмә чараларыннан тыш, программага балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә белем бирү чаралары керә. Алар - иҗади очрашулар, халык сәнгате кәсепләренең барлык өлкәләрендә иң яхшы практикалар буенча тәҗрибә уртаклашу һәм мастер-класслар.