Сәламәтлек саклау министрлыгында пневмониядән үлгән яшүсмер белән хәлне шәрехләделәр
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына пневмониядән үлгән яшүсмер белән булган хәлне шәрехләделәр.
Элегрәк социаль челтәрләрдә Әлмәттә 13 яшьлек кыз ике яклы пневмониядән үлгән дигән мәгълүмат барлыкка килде. Аны ютәлдән дару белән дәваларга тырышканнар. Кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озаттылар, әмма коткара алмадылар.
Министрлык матбугат хезмәтендә билгеләп үткәнчә, бу хәл - туганнары һәм якыннары өчен зур фаҗига.
«Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән якыннарының кайгыларын уртаклашабыз. Кызганычка, якынча мәгълүматлар буенча, медицина ярдәме сорап вакытында мөрәҗәгать итмәгәннәр. Һәр шундый очрак һәрвакыт экспертлар җәлеп итү белән тикшерелә, тикшерү уздырыла», - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Бу хәлгә хокукый бәяне вәкаләтле органнар бирәчәк.