Россиядә яшәүчеләргә 2023 елда Яңа ел өстәле күпмегә төшәчәге турында сөйләделәр
Соңгы елда Россиядә Яңа ел өстәлендәге төп ризыкларның бәясе 14 процентка арткан яки 3329 сумга кадәр. Белгечләр оливье салаты, тун астында сельдь, тавык һәм үрдәк ите, мандарин, шампан шәрабе, кызыл уылдык бәясен исәпләгән. Бу турыда «Известия» газетасы хәбәр итә.
Шулай итеп, Яңа елның танылган оливье салаты 942 сум (узган елгы бәядән 10 процентка артык) торачак. Тун астында сельдь 774 сумга (узган елга караганда 11 процентка кыйммәтрәк) төшәчәк.
1 килограммлы тавык ите 202 сум, үрдәкнең килосы 463 сум тора. Гражданнар 1 кг мандарин өчен 211 сум түләячәк. Бер банка кызыл уылдыкның уртача бәясе 736 сум тәшкил итә. Бер шешә шампан шәрабе 302 сум тирәсе тора, дип санаган белгечләр.