Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Алексей Песошин Лаеш районында автоматлаштырылган газ бүлү станциясен ачты

0
Алексей Песошин Лаеш районында автоматлаштырылган газ бүлү станциясен ачты

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның Лаеш районы Комлы Кавал авылында «Юбилейная» автоматлаштырылган газ бүлү станциясен ачу тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект нигезендә, ике иске станцияне алга таба ябу мөмкинлеге белән ике газүткәргеч яңартылган, шулай ук читкә җибәрә торган газүткәргеч һәм блоклы автоматлаштырылган газ бүлү станциясе төзелгән. Эшләр инвестиция проекты кысаларында төгәлләнгән.

Объект үзебезнең комплектлау җиһазлары нигезендә бер елдан кимрәк вакыт эчендә сафка бастырылган. Алексей Песошин аның ачылышын республиканың газ тармагы тормышындагы әһәмиятле вакыйга дип атады.

«»Газпром» ГАҖ белән берлектә Татарстанда газ челтәрен үстерүнең чираттагы этабы уңышлы гамәлгә ашырылды. Лаеш районындагы тугызынчы газ бүлү станциясе районның шактый өлешен газ белән ышанычлы рәвештә тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге станция газ белән тәэмин итү күләмен елына 500 миллион кубометрга кадәр арттырырга мөмкинлек бирер дип көтелә. Бу исә районда сәнәгать предприятиеләрен үстерүгә этәргеч бирәчәк, сафка бастырыла торган торакның артуына китерәчәк», - диде Премьер.

Ул билгеләп үткәнчә, Лаеш районында үзгәртелгән генераль план буенча 4,5 миллион квадрат метрга якын торак төзеләчәк һәм автоматлаштырылган газ бүлү станциясе барлык бу проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Әлеге станция үзебезнең заманча системалар белән җиһазландырылган, бу исә станция эшен, барлык процессларны өзлексез контрольдә тотарга ярдәм итәчәк», - дип сүзен төгәлләде Песошин.

Аннары ул «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Медведев рассказал, как ударился головой перед матчем с Уиллисом на Уимблдоне в 2016 году






Подмосковные компании поучаствовали в выставке нефтегазовой индустрии в Ташкенте

В контакт-центре Стройкомплекса обработали почти 200 тыс. запросов за 7 лет

«Меня вытаскивали с того света»: Куклачева выписали из больницы после инфаркта

Лучшие органные произведения Баха и Букстехуде прозвучат на концерте в Пскове