Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Татарстанда Путинны яклап имза җыю дәвам итә

0

Россия Президентын сайлауга гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путинны тәкъдим итүне хуплап, 23 декабрьдә Татарстанда имза җыю башланды. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәннең зур сәүдә үзәкләрендә имзаңны куеп, Россия лидерына киләсе срокта алга чыгарга ярдәм итәргә мөмкин.

Әйтик, бүген Казанда сайлау штабы волонтерлары «Горки Парк» сәүдә үзәгендә җиһазлар сатылучы гипермаркет янында стойка урнаштырды. Беренче минутларда ук аларга кечкенә чират тезелде.

Хәзерге президентны беренчеләрдән якларга теләүчеләрнең берсе Татарстан Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев булды.

«Минем өчен бу бермәгънәле сайлау, чөнки мин күп еллар элек тавыш бирүгә аңлы рәвештә йөри башладым. Күпме эш эшләнгәнен аңлыйм, шул исәптән, республикада да. Һәм тормыш сыйфатының, шулай ук инфраструктураның үзгәрүен, бигрәк тә яшьләрнең ничек үзгәргәнен күрәм. Барлык бу үзгәрешләр минем өчен дөрес юнәлештә баруыбыз билгесе булып тора», — дип белдерде парламентарий.

Бариев шулай ук сайлауларда катнашу — үзеңнең гражданлык позициясен белдерү өчен бик яхшы мөмкинлек, дип өстәде.

Студентлардан алып пенсионерларга кадәр төрле яшьтәге кешеләр хәзерге дәүләт башлыгын үз имзалары белән хупларга теләк белдерде. Шул ук вакытта алар бертавыштан альтернатив лидер күрмәүләре турында фикер җиткерде.

«Башка яшьләр турында әйтмим, әмма минем тирә-юньдәгеләр безнең нигә март аенда Президент өчен тавыш бирәчәгебезне бик яхшы аңлый. Моның өчен киңрәк карарга һәм ниләр эшләнгәнен күрергә кирәк. Шәп перспективалар һәм халыкара проектлар — без анда катнашып кына калмыйбыз, үзебез дә булдырабыз», — дип билгеләп үтте Россия Студентлар отрядлары вәкиле Евгений Ампилогов.

Ә «Азино» торак массивы ветераннары советы әгъзасы Рузалия Гаязова үз чиратында дәүләт башлыгы вазифасына лаеклырак башка кандидатура күрмәвен әйтте. «Владимир Владимирович — гадел, намуслы, хөрмәткә лаек, һәм Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда. Мин башка лаеклырак дәүләт башлыгын күрмим», — дип үз фикере белән уртаклашты ул.

Владимир Путинны хуплап үз имзасын куярга теләүчеләрнең тагын берсе — «Сәламәт балачак территориясе» автономияле коммерцияле булмаган оешма директоры Равил Харисов. Аның сүзләренчә, ул инде үзе өчен сайлаган, чөнки илгә тотрыклы һәм бәхетле киләчәк кирәк дип саный, аны бары тик гамәлдәге лидер гына тәэмин итә алачак.

Россия Президенты вазифасына кандидатны теркәү өчен аның файдасына 300 мең имза җыярга кирәк, алар Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылачак. Шул ук вакытта Татарстаннан 7,5 меңнән артык имза тапшырыла алмый.

Имза җыю гыйнвар уртасына кадәр дәвам итәчәк һәм күбесенчә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәннең зур сәүдә үзәкләрендә оештырылачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме






В Москве прошла Премия Green Awards 23/24, которая объединила более 250 ведущих компаний и экспертов в ЗОЖ/ЭКО индустрии, инфлюенсеров

У подростка-зацепера из-за удара током сгорел половой орган

РТУ МИРЭА в Москве закрыли на карантин из-за кори

На этой неделе во Владимир привезут Казанскую икону Божией Матери