Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Тюбингта шуганда имгәнеп, ике атна эчендә балалар хастаханәсенә 19 бала эләккән

0

Республика балалар клиник хастаханәсенә ике атна эчендә тюбингларда — аларны шулай ук «ватрушка» дип атыйлар — шуганнан соң имгәнеп, 19 бала килгән. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар травматолог-ортопеды, 2 нче санлы Балалар республика клиник хастаханәсенең травматология-ортопедия бүлеге җитәкчесе Руслан Хәсәнов сөйләде.

«Узган җомгада «ватрушка»да шуганнан соң Балалар республика клиник хастаханәсенә 9 кеше китерелде. Хәзер инде бездә 19 шундый пациент бар, ягъни соңгы яуган кардан соң 10 кешегә артты», — дип сөйләде табиб.

Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары кечкенә пациентларга 9 тән җәрәхәте һәм тәннең төрле өлешләре 10 җирдән сынган дип диагноз куйган. Табиб сүзләренчә, «ватрушка»да шуганнан соң ел саен төрле җәрәхәтләр алган балаларны китерәләр. Бу — аяк-куллар, умрау сөяге имгәнүе дә, баш һәм умыртка баганасы зарарлануы да.

Травматолог ассызыклаганча, кайвакыт бик авыр җәрәхәтләр алган балалар китерелә, үлем очраклары да була. Чөнки күпләр махсус тауда түгел, ә кая туры килсә — шунда шуа.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?






Смонтированы пролеты четырех мостов на трассе Дюртюли – Ачит в Пермском крае

Кинешемцы завоевали награды на международном турнире по панкратиону

Готовность кампуса для преподавателей лицея им Долгих в Истре составляет 54%