Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Яшел Үзәндә кайнар ризык тарата торган «Кеше приюты»ның икенче пункты ачылды

0

Яшел Үзәндә бушлай кайнар ризык тарата торган «Кеше приюты»ның яңа пункты ачылды. Ул Столичная урамы, 2В йорт адресында урнашкан. Муниципалитетта бу инде икенче хәйрия пункты, ә тулаем Татарстан буенча — 18 нче. Анда аз керемле кешеләр бушлай тулы төшке аш ала ала.

Фото: © «Кеше приюты» фондының матбугат хезмәте

Ачылу тантанасында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Николай Бызин, Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, шулай ук иганәчеләр катнашты.

«Бу яхшы проект. Һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар икән, ә алар бар, аларга ярдәм итәргә кирәк. Төрле төркемнәрдәге халыкка ярдәм итү буенча бик зур эштә дәүләт катнаша. Кешеләрнең үз инициативалары ярдәмендә һәр кеше ярдәм алсын өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Иң мөһиме, бу — ризык тарату проекты гына түгел. Күпме кеше [социаль] статуска ия булды, гадәти тормышка кайтты, эш тапты. Ярдәм вакытында күрсәтелә икән, ул кешегә нормаль тормышка кайтырга, аякка басарга ярдәм итә», — дип белдерде Зилә Вәлиева.

Статистика мәгълүматларына караганда, азык-төлек һәм кайнар ризык сорап мөрәҗәгатьләр пенсионерлар, азкеремлеләр, йорт-җирсезләр, инвалидлар, күпбалалы гаиләләр һәм авыр тормыш хәлендә калганнардан килә. Бу хакта «Кеше приюты» фондының попечительләр советы рәисе һәм «Меценатлар» бизнес-берләшмәсе җитәкчесе Ильяс Гыймадов сөйләде.

«Бүген без Яшел Үзәндә инде икенче кайнар туклану пунктын ачабыз. Татарстаннан бүтән төбәк эшкуарлары да үрнәк ала. Татарстанның барлык пунктларында көн саен 100дән артык кеше кайнар ризыклы була. Тулаем алганда, республика буенча көненә 2 мең өлеш ризык таратабыз. Безнең максат — көненә 10 мең өлешкә чыгу», — дип аңлатты хәйрияче.

Фото: © «Кеше приюты» фондының матбугат хезмәте

Шулай ук быел «Меценатлар» ширкәтенең эшмәкәр-хәйриячеләре тарафыннан Казанның Борһан Шаһиди урамындагы 26 нчы йортта «Кеше приюты»ның үзәк ноктасы тулысынча реконструкцияләнде.

Гыймадов өстәп әйткәнчә, Татарстан башкаласында кайнар ризыкны бушлай тарата торган җиде пункт эшли. Анда көн саен 1 меңнән артык өлеш ризык таратыла. Пунктлар көн саен түбәндәге адреслар буенча эшли: Борһан Шаһиди урамы, 26 йорт; Фучик урамы, 52 йорт; Авангард урамы, 95 йорт; Липатов урамы, 6б йорт; Симонов урамы, 3 йорт; Гудованцев урамы, 6 йорт; Дача урамы, 3а йорт.

Татарстанда ярдәм пунктлары шулай ук Чаллы, Яшел Үзән, Менделеевск, Әгерҗе, Алабуга, Нурлат, Буа, Питрәч, Лаеш һәм Биектау шәһәрләрендә эшли. Элегрәк «Кеше приюты» коммерцияле булмаган автономияле оешмасында ел ахырына кадәр республикада тагын ике бушлай тукландыру пункты барлыкка киләчәге турында хәбәр иттеләр. Аларның берсе Яшел Үзәндә ачылды, ә икенчесе Казанның Киров районында эшли башларга тиеш.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Азаренко вышла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Риме






Более 250 школьников вступили в ряды «Юнармии» в Музее Победы

Жаловалась на головную боль. В Балашихе пятиклассница умерла от инсульта

Расписание Киевского и Белорусского направлений изменится во второй половине мая

Программа наставничества для бизнеса начнется в Подмосковье 21 мая