Җәббаров биш кечкенә татарстанлының хыялын тормышка ашырды
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикадан биш баланың хыялларын тормышка ашырды. Ул «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашкан иде.
Ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Казаннан 10 яшьлек Владислав уен приставкасы турында хыялланган, чөнки ул компьютер уеннары белән мавыга икән. Ә аның 6 яшьлек сеңлесе Анастасия курчаклы булырга теләгән. Шулай ук Җәббаров Буа районыннан Изабелла һәм Матвей Большаковларның хыялын тормышка ашырган. Малай — төзелеш машинасы, ә кыз рәссам җыелмасы алган. Министр шулай ук Әлмәттән Радель Тугушевка конструктор бүләк иткән.
Моннан тыш, Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы исеменнән балаларга татлы бүләкләр тапшырганнар.