Путин «Ел остазы» премиясен булдырырга тәкъдим итте
Россиядә ел саен тапшырыла торган «Ел остазы» премиясе булдырылачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы утырышында белдерде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
«Остаз» исеме горур яңгырарга тиеш. Моның өчен без биш ел элек «Остазлык өчен» билгесе булдырдык. Мин ел саен бирелә торган «Ел остазы» премиясен дә булдырырга тәкъдим итәм», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
Моннан тыш, Путин Россия Федерациясенең барлык субъектларына да остазларның абруен һәм статусын күтәрү өчен конкрет чаралар күрергә тәкъдим итте. «Биредә булган барлык коллегаларга, Россия Федерациясе төбәкләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм», — диде ул.
Президент остазларны матди яктан кызыксындырырга кирәклегенә аерым тукталды. Шуңа күрә бу эш өчен өстәмә түләү исәпләү мөмкинлеге закон нигезендә каралырга тиеш, дип өстәде ул.
Дәүләт Советы утырышы педагог һәм остазның ролен һәм абруен күтәрүгә багышланган. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Чара барышында Владимир Путин, аерым алганда, хөкүмәткә педагогларга хезмәт хакы түләүгә карата системалы алымнар әзерләүне йөкләде, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.