Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

«Ул яхшы киләчәк тәэмин итәчәк»: Татарстанда Путинны хуплап имза җыялар

0

23 декабрьдә Татарстанда Россия Президенты вазифасына Владимир Путин кандидатурасын хуплап имза җыю башланды. Ул, нигездә, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәннең зур сәүдә үзәкләрендә оештырылган.

Владимир Путинның Республика штабы волонтерлары бүген Казанның «Кольцо» сәүдә үзәгендә имза җыя. «Без башка сәүдә үзәкләрендә, әйтик, «ГоркиПарк», «Казан Молл», «Парк Хаус»та 12.00-20.00 сәгатьләрдә эшлибез. Кешеләр кызыксына, имза куярга теләүчеләр күп. Мин үзем дә Путин иң яхшы Президент дип уйлыйм. Мин аңа ышанам, ул безгә яхшы киләчәк тәэмин итәчәк», - диде волонтер Анастасия Коршунова.

Спорт гимнастикасы буенча спорт мастеры, 2023 елда Россиянең абсолют чемпионы, күп төр ярыш буенча Россия Кубогы иясе Даниел Маринов та Путинны хуплап имза куярга килгән иде.

«Мин, спортчы буларак, Путинның эшчәнлеге белән горурланам. Россиядә бик күп спорт комплекслары сафка бастырыла. Профессиональ спортчылар шөгыльләнә торган спорт базалары, зур корылмалардан тыш, төбәкләрдә балаларны үстерү өчен зур булмаган заллар да төзелә. Безнең шундый Президентыбыз булуына шатмын», - дип искәртте ул.

Чарада катнашучылар арасында Яшьләр дипломатиясе академиясе вәкиле Амаль Әскәров та бар иде. Ул халыкара яшьләр проектлары юнәлешендә эшләве, дипломатия, спорт, фән, бизнес өлкәсендә чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек итүе турында сөйләде.

«Барысы да, аеруча чит илләрдә, Россия халыкара изоляциядә дип сөйли. Без, халыкара өлкә хезмәткәрләре буларак, моның белән риза түгел. Гаять зур эш башкарыла, безнең гарәп, Африка һәм Латин Америкасы илләрендә бик күп партнерларыбыз бар. Әйтик, Бразилиядәге партнерлар «Киләчәк уеннары» белән кызыксына», - дип белдерде ул.

Әскәров фикеренчә, Россиядә халыкара сәясәтне үстерүнең дөрес векторы сайланган. «Без халыкара проектлар буенча яшьләр белән эшлибез. Соңгы алты елда Татарстанда гына да күпсанлы чаралар үткәрдек. Бу юнәлеш алга таба да үсеш кичерер дип өметләнәбез», - диде ул.

Балигъ булган һәркем Владимир Путинны хуплап имза калдыра ала, үзең белән паспорт алып килергә кирәк. Волонтерлар имза кую кәгазьләрен дөрес итеп рәсмиләштерергә булыша. Әлеге процедура нибары биш минут вакытны ала. Яңа елдан соң имза җыю 4 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Россия Президенты вазифасына кандидатны теркәү өчен 300 мең имза җырга кирәк, алар РФ Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылачак.

Элегрәк Казанның ДОСААФ бинасында Владимир Путинның Төбәк сайлау штабы ачылган иде. Шунда ук гражданнар мөрәҗәгать һәм тәкъдимнәрен сишәмбедән шимбәгә кадәр Кандидатның иҗтимагый кабул итү бүлмәсе аша да тапшыра ала.

Ил халкы Россия Президентын киләсе елда сайлаячак. Тавыш бирү өч көн (15, 16, 17 март) дәвам итәчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Первая ракета мира Джокович получил бутылкой по голове после матча в Риме






Дата Антипасхи, или Красной горки в 2024 году, чем отличаются эти праздники

Журналисты узнали, как живут вне России дети Марии Голубкиной и Николая Фоменко

Коммунальная квартира в разрезе.

Курсант из Владивостока растрогал любимую девушку во время праздничного шествия