Михаил Мишустин ике баланы Мәскәүгә чакырып бүләкләр тапшырды
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында Пермьдә яшәүче 9 яшьлек Ира Волкова һәм Кострома өлкәсеннән 6 яшьлек Макар Соколовның Яңа ел теләген үтәде.
«Михаил Владимирович балаларны Мәскәүгә чакырды, биредә алар өчен Хөкүмәт йорты буйлап экскурсия үткәрделәр», - диелә Министрлар Кабинетының телеграм-каналында.
Балалар Хөкүмәт утырышлары һәм башка киңәшмәләр уза торган залларда булды, министрлар урынына утырып һәм үзләрен операторлар ролендә сынап карады.
Экскурсиядән соң Михаил Мишустин балалар белән бергә чәй эчте, үзләре һәм гаиләләре белән аралашты һәм Яңа ел бүләкләре (Макарга – поезд белән тимер юл станциясе һәм поездлар турында китаплар, Ирага – гитара һәм караоке-микрофон) тапшырды. Кыз гитарада «В лесу родилась елочка» дигән Яңа ел җырын башкарды.
Министрлар Кабинеты башлыгы Ира һәм Макарның туганнарын да бүләксез калдырмады. Ул аларга Яңа ел җыелмалары бүләк итте. Кызның әнисе аңа да үзе алып килгән бүләкне тапшырды.
13 декабрьдә Мишустин чыршыдан балаларның хыяллары язылган өч уенчык шар алган иде. Моңа кадәр Премьер-министр 8 яшьлек Снежананың (ул кондитер фабрикасын күрергә хыялланган) теләген үтәде.