Хөкүмәт Россиягә йомырканы пошлинасыз кертү турында карарны раслады
Россия Хөкүмәте тавык йомыркаларын кертүгә пошлинаны бетерү турында карарны раслады. Чара 2024 елның 1 гыйнварыннан 30 июньгә кадәр гамәлдә булачак. Карар хокукый мәгълүматлар рәсми порталында чыкты.
Элегрәк мондый карарны Евразия икътисади комиссиясе кабул иткән иде. Хөкүмәтнең пошлинаны гамәлдән чыгару планнары турында Россия Икътисади үсеш министрлыгы хәбәр итә.
Әлеге ташлама нәтиҗәсендә Россиягә дустанә илләрдән 1,2 миллиард данә йомырка килер дип көтелә. Карар бу төр продукциягә бәяләрне тотрыкландыру максатыннан кабул ителгән.
Моннан тыш, документта аны гамәлгә ашыруда зарури чаралар күрсәтелгән.