Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Түбән Новгород өлкәсе татарлары мохтарияте 2023 елдагы казанышлары өчен бүләкләнде

0

Түбән Новгородта Халыклар бердәмлеге йортында милли-мәдәни оешмаларның 2023 елгы эшенә йомгак ясауга багышланган тантаналы чара булды. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтариятенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Чара кысаларында 50дән артык коммерцияле булмаган оешма һәм аларның вәкилләре, шул исәптән Түбән Новгород өлкәсе татарлары мохтарияте дә төбәк бүләкләре белән билгеләп үтелде.

Бүләкләү тантанасын Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Гнеушев ачты. «Сезнең эшчәнлегегез - хезмәт итү. Дәүләт һәм коммерцияле булмаган оешма симбиозы җәмгыятебезне үстерүгә юнәлтелгән. Бүген без 2023 ел нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне билгеләп үтәчәкбез» - дип мөрәҗәгать итте Андрей Гнеушев.

Бүләкләр коммерцияле булмаган секторның иң актив һәм алдынгы вәкилләренә тапшырылды.

Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Гнеушев Түбән Новгород өлкәсе татарлары мохтариятенә «Түбән Новгород өлкәсе халыкларының милли мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән, Түбән Новгород өлкәсе территориясендә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны тәэмин итү буенча нәтиҗәле эш өчен» диплом тапшырды.

Түбән Новгород өлкәсе Иҗтимагый палатасы рәисе Роман Стронгин өлкә татарлары мохтариятенә «Иҗтимагый эшчәнлектә актив катнашкан һәм Түбән Новгород өлкәсе гражданлык җәмгыяте үсешенә зур өлеш керткән өчен» Мактау грамотасы тапшырды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме






В Наро-Фоминске ликвидировали крупный пожар в ангаре

"Динамо" обыграло "Балтику", дважды забив в компенсированное время

«Как минимум»: синоптик Леус рассказал, когда на Земле завершатся магнитные бури

Под Москвой пассажирский поезд задавил подростка