БРИКС уеннарына Казанда Гимнастика үзәген һәм тагын дүрт спорт объектын ремонтлаячаклар
Татарстан башкаласында Гимнастика үзәген һәм тагын дүрт спорт объектын БРИКС уеннарына әзерләүгә 1 млрд 341 млн сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Тиешле тендерлар дәүләт сатып алулары сайтында чыккан.
Аерым алганда, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Гимнастика үзәген капиталь ремонтлау 139,9 млн сумга якын бәягә төшәчәк. «Тулпар» спорт комплексы — 169,4 млн сумга якын, «Буревестник» ябык бассейны — 109 млн сумнан артык, пляж спорт төрләре комплексы — якынча 92 млн сум, ә Теннис академиясе — 830,6 млн сумнан артык торачак.
Эшләрнең заказчысы — Татарстан Республикасы Баш төзелеш идарәсе. Гаризалар 15 гыйнварда тәмамланачак, подрядчылар 17 гыйнварда билгеләнәчәк.
Эшләрне башкаручылардан объектларны 2024 елның 1 декабренә тапшыру таләп ителә. Шул ук вакытта БРИКС уеннары Казанда 2024 елның 12-23 июнендә узачак. Ярышлар программасына 25 спорт төре керәчәк.