Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Татарстанлыларны бозлавык һәм кар өемнәре көтә

0
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Татарстанлыларны бозлавык һәм кар өемнәре көтә

Яңа ел төнендә Татарстанда көчле җепшек кар, карның өслекләргә ябышуы, буран һәм күз күременең 1000 метрдан кимрәк булуы көтелә. 31 декабрьдә һәм 1 гыйнвар иртәсендә урыны белән тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк көчле җил, юлларда бозлавык, кар өемнәре булу ихтимал.

Шуңа бәйле рәвештә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте начар һава торышы вакытында төп иминлек чаралары турында искә төшерә. Машина йөртүчеләргә тизлек режимын үтәргә, кискен маневрлар ясау һәм кинәт тормозга басудан сакланырга, дөрес аралык калдырып йөрергә кирәк. Юл өслеген исәпкә алып хәрәкәт итү зарур. Җәяүлеләргә җәяү йөргәндә һәм юл аша чыкканда сак булырга киңәш ителә.

Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлларда игътибарлы булырга, шулай ук коммуналь хезмәтләрнең территорияләрне җыештыру эшенә комачауламау зарур.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Тарпищев: нельзя Медведева назвать главным претендентом на золото Олимпиады






Начало мая в европейской части РФ стало самым холодным за всю историю

Весеннее тепло придет в Москву уже на этой неделе

Московское море: каким оно было?

В Санкт-Петербурге четыре рабочих пострадали на стройке из-за обрушения опалубки