Путин гражданнар бердәмлеген Россия киләчәгенең иң ышанычлы нигезе дип атады
Җәмгыятьнең бердәмлегендә илнең киләчәге ята, нәкъ менә Россиянең күпмилләтле халкы Ватанның киләчәген булдыра һәм тормышка ашыра. Бу хакта Президент Владимир Путин үзенең Яңа ел мөрәҗәгатендә әйтте.
«Без бер ил, бер зур гаилә. Без Ватаныбызның ышанычлы үсешен, гражданнарыбызның иминлеген тәэмин итәчәкбез. Тагын да көчлерәк булачакбыз. Без бергә — һәм бу Россия киләчәгенең иң ышанычлы нигезе», — диде дәүләт башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, дәүләт башлыгының Яңа ел мөрәҗәгатен беренче булып Камчатка һәм Чукотка халкы күрде, анда Мәскәү вакыты белән аерма плюс 9 сәгать тәшкил итә.