Кремль фонында Путин россиялеләргә традицион Яңа ел юлламасы белән мөрәҗәгать итте
Россия Президенты Владимир Путин традицион рәвештә Кремль фонында Яңа ел мөрәҗәгате белән чыгыш ясады. Чыгышны беренче булып Камчатка һәм Чукотка халкы карады, анда Мәскәү вакыты белән аерма плюс 9 сәгать тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, узган юлы, 2022 ел ахырында, дәүләт башлыгы россиялеләргә Ростов-Дондагы Көньяк хәрби округ штабыннан, махсус операциядә катнашучылар арасыннан торып мөрәҗәгать иткән иде.