Путин хакыйкать һәм гаделлек өчен көрәшүче махсус операция хәрбиләренә рәхмәт белдерде
Россия Президенты Владимир Путин махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә рәхмәт белдерде һәм бөтен ил хуплаган геройлар белән горурлануын әйтте.
«Бүген хәрби хезмәткәрләребезгә, хакыйкать һәм гаделлек өчен көрәшнең алгы чигендә, хәрби постта булган һәркемгә мөрәҗәгать итәргә телим, — диде дәүләт башлыгы. — Сез безнең каһарманнар, безнең йөрәкләр сезнең белән бергә. Без сезнең белән горурланабыз, батырлыгыгызга сокланабыз».
Президент сүзләренчә, хәрбиләр иң якын һәм туган кешеләренең мәхәббәтен һәм миллионлаган ватандашларның көчле, эчкерсез ярдәмен, бөтен халыкның хуплавын тоя.
Шулай ук дәүләт башлыгы Россиянең күпмилләтле халкын бер зур гаилә дип атады һәм нәкъ менә җәмгыятьнең бердәмлеге ил киләчәгенең иң ышанычлы нигезе булуын ассызыклады.