Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2021

Новости за 08.07.2021

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итеп, видеокотлау урнаштырды. «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек теләп калам! Гаиләләрегез нык, тормышларыгыз имин булсын!», — дип язган Президент видео астына.

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә узачак нефть саммитында катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 9 июльдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов IPYForum Халыкара яшьләр нефть-газ форумы кысаларында Әлмәттә ел саен үткәрелә торган нефть саммитында катнаша. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шул хакта хәбәр итте. Узган еллардагы кебек үк, чарада «Татнефть» төркеме һәм партнерлар тарафыннан әзерләнгән күргәзмә экспозициясе эшләячәк, шулай ук нефть-газ бизнесын үстерү һәм инновацион бизнес-конструкцияләргә багышланган... Читать дальше...

Җанисәпкә әзерлек һәм аны үткәрү өчен Татарстан шәһәр-районнарына субвенцияләр юллана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтенроссия халык санын алуны әзерләү һәм үткәрү буенча Россия Федерациясе вәкаләтләрен җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашыру өчен, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары бюджетларына субвенцияләр бирелә. Бу нисбәттән бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме өченче утырышында «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына ТР бюджеты турында» Татарстан Законына үзгәрешләр кертелде. Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Читать дальше...

Татарстан Икътисад министрлыгы илкүләм проектлар турында активрак сөйләргә чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Аделина Тимершина). Татарстанның муниципаль районнары халыкка илкүләм проектларның гамәлгә ашырылуы турында мәгълүмат бирү эшен активлаштырырга тиеш. ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышында шулай дип белдерде. Министр урынбасары илкүләм проектлар буенча яңалыклар контентын җыю һәм бүлү буенча мәгълүмати система (ул федераль дәрәҗәдә бер ел эшли инде) турында сөйләде. Анда даими рәвештә илкүләм... Читать дальше...

2020 елда «Иннополис» махсус икътисади зоналар арасында иң яхшысы дип табылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). РФ Икътисади үсеш министрлыгы бәяләмәсе нигезендә «Иннополис» 2020 ел нәтиҗәләре буенча махсус икътисади зоналар арасында иң яхшысы дип табылды. Ведомство төрле төрдәге 26 махсус икътисади зонаның эшен 25 күрсәткеч (резидентлар керткән инвестицияләр һәм товар сату / хезмәт күрсәтүдән кергән акчаның күләме, эш урыннары саны, инфраструктура булдыруда федераль һәм төбәк бюджетларыннан юнәлдерелгән акчаларның рентабельлелеге, махсус икътисади зоналарның идарә итү органнары... Читать дальше...



Июль аенда татарстанлыларга бушлай юридик консультация алу мөмкинлеге тудырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының юридик хезмәте июль аенда Татарстан халкы өчен бушлай консультацияләр үткәрәчәк. Казан мэриясе порталында шул хакта хәбәр ителә. Гомуми мәсьәләләр буенча консультацияне һәр пәнҗешәмбедә 10.00-12.00 сәгатьләрдә алырга мөмкин. 13 июльдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә гражданнарның сорауларына ТР Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге Төбәк иҗтимагый контроль үзәге белгечләре җавап бирәчәк. Гаилә һәм балаларга бәйле мәсьәләләр буенча... Читать дальше...

На роль знаменосца сборной РФ на играх в Токио определили волейболиста казанского «Зенита»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Волейболист казанского «Зенита» Максим Михайлов понесет флаг сборной России на открытии Олимпийских игр в Токио вместе с фехтовальщицей Софьей Великой.

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының 23нче утырышында парламент эшенә нәтиҗә ясаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Бүген депутатлар алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 23нче утырышына җыела. Анда парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин республика Дәүләт Советы 2021 елның беренче яртыеллыгында башкарган эшкә нәтиҗәләр ясаячак. Көн тәртибенә барлыгы 17 мәсьәлә, шул исәптән 12 закон проекты (аларның бишесе – республиканыкы, җидесе – федераль) кертелгән. Депутатлар беренче укылышта берничә закон проектын караячак, алар тарафыннан «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану... Читать дальше...

Хезмәт министрлыгы: Татарстанда һәр эшсезгә өч вакансия туры килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Атна эчендә Татарстанда эшсезләр саны 334 кешегә кимегән. Хәзер республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 19,7 мең эшсез кеше исәпләнә. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан игълан ителгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 56,6 мең вакансиягә туры килә. Бер атна эчендә эш бирүчеләр 4 мең яңа вакантлы эш урыннары тәкъдим итте», — диелә хәбәрдә. Читать дальше...

Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә Сенегал белән хезмәттәшлек турында сөйләштеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия Федерациясенең Сенегал Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Кураков белән очрашты. Бу хакта тулы вәкаләтле вәкиллек порталында хәбәр ителә. Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы һәм Сенегал Республикасы Хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек... Читать дальше...

Онкологик авыруларга коронавирустан Россия җитештергән теләсә кайсы вакцина ярый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Онкологик авыруларга коронавирустан Россиядә җитештерелгән теләсә кайсы вакцина ярый. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Ногманов туры эфир барышында , яман шештән тулы дәвалану курсы узган кешеләргә һич кичектермичә прививка ясатырга кирәклеген әйтте. «Быел апрельдә БДБ илләре коллегалары белән конференция узган иде. Вакцинопрофилатикага багышланган аерым секциядә һәр ил вәкиленә, кайсы вакциналарны кулланасыз, дип сорау бирдек. Читать дальше...

Гөлшат Нигъмәтуллина ил халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» Федераль партия проекты координаторы Гөлшат Нигъмәтуллина Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады. «8 июльдә Россия Федерациясендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» билгеләп үтелә. Гасырлардан безгә килгән бу якты, рухи мәгънә белән баетылган бәйрәм гаилә парларының ныклыгын, никах институтының әһәмиятен, мәхәббәт, тугрылык, гаиләнең мәңгелек кыйммәтен символлаштыра. Читать дальше...

Новости России
Москва

Пресс-релиз | CRYPTONIUM | Новая экосистема для заработка на криптовалюте | Арбитраж | Трейдинг | Обучение


Әлки районында II Төбәкара «Uen Fest» фестиваленең зона этабы узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Әлки муниципаль районында Татарстан халыкларының традицион уеннарының II Төбәкара «Uen Fest» фестиваленең зона этабы узды. Әлеге чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Таткультуресцентр» ДБУ тарафыннан оештырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Фестивальдә Татарстанның төрле почмакларыннан, шулай ук Төмән шәһәреннән 20гә якын коллектив катнашты. Төрле милләт балалары жюри һәм катнашучылар игътибарына нинди дә булса халык уенын тәкъдим итте. Читать дальше...

Бөгелмә районында танылган татар язучысы белән очрашу узды

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 8 июль, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы », Света Андреева). Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә танылган язучы Зифа Кадыйрова һәм «Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Р. Хәмидуллина белән очрашу узды. «Сагынырсың-мин булмам», «Көтеп узган гомер», «Язмыш сынавы», «Бәхеткә юл кайдан?», «Синсез килгән язлар» китаплары авторы Зифа Кадыйрова тормыш һәм иҗат юлы, әсәрләр өчен сюжетлар булуы, романнар геройлары турында сөйләде, укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. «Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе... Читать дальше...

Казанның «Ярдәм» мәчете бәйрәмендә Юрий Куклачев катнашачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). 19 июльдә Казанның «Ярдәм» мәчете комплексы ачылуның 8 еллыгына багышланган зур урам бәйрәме узачак. Уенлы, ярышлы, җырлы-моңлы бәйрәм «Ярдәм» мәчете ишегалдында оештырыла, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте. «Ярдәм»гә кунакка Мәскәүдән мәчеләр театры мөдире, Россиянең халык артисты, «Школа доброты» өстәмә укыту программасы җитәкчесе Юрий Куклачев та киләчәк. Ул балалар белән мастер-класслар оештырачак. Бәйрәм сәгать 10:00да башлана.

Чаллының «Энергетик» мәдәният йортына яңа җитәкче билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 8 июль, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Гөлзада Рзаева Чаллының «Энергетик» мәдәният йортында эшен тәмамлады. Учреждениенең яңа директоры итеп Венера Садирова билгеләнде, ул элек «Кызыл тау» мәдәният үзәген җитәкләгән иде. Җитәкчене мәдәният сарае коллективына тәкъдим иттеләр. Билгеләп үтик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева «Энергетик» мәдәният йорты директоры вазифасында 42 ел эшләгән иде, диелә хәбәрдә.

Актаныш районы башлыгы билбау көрәше буенча дөнья чемпионнарын котлады

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 8 июль, «Татар-информ», « Актынш »). Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Саба районы Миңгәр авылында билбау көрәше буенча узган дөнья чемпионаты җиңүчеләрен һәм аларның остазларын кабул итте. Энгель Фәттахов Актаныш данын дөньякүләм таныткан көрәшчеләр белән күрешеп аралашканнан соң һәрберсенә район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм акчалата бүләкләр тапшырды, диелә хәбәрдә. Казан Дәүләт төзелеш һәм архитектура университеты студенты, Яңа Әлем авылы егете Раббани Нургалиев... Читать дальше...

Чирмешәндә дүрт йортта капиталь ремонт бара

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 8 июль, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча Чирмешән үзгендәге дүрт йортта төзелеш эшләре бара. Совет урамындагы 42, 44, 45 нче йортларда су һәм канализация челтәрләре яңартыла, цоколь этажларның стеналары җылытылып, бина тирәсенә отмостка ясала. Совет урамының 5 нче йортында подъездларга керү юлларын яңарталар. Подъезд алдына козыреклар ясала, йорт тирәсендә яңа отмостка да булачак. Барлык эшләрне көзгә калдырмаска... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Свентек выиграла титул WTA в Мадриде






Центр Екатеринбурга перекроют на полдня для репетиции парада: как добраться до работы

УФАС по Подмосковью оштрафовало ООО «Балтика» за нарушение закона о рекламе

Троллейбусный парк Химок стал призером областного конкурса

Подмосковные росгвардейцы собрали гумпомощь для бойцов СВО