Гаиләдә бала караучы әбиләрнең пенсия яшен киметергә тәкъдим иттеләр
(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова фикеренчә, гаиләдә бала караучы әбиләрнең пенсиягә чыгу яшен киметергә һәм эш стажын сакларга кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Гаиләдә бала караучы әбинең лаеклы ялга чыгу яшен киметү һәм бер үк вакытта эш стажын саклап калу мөмкинлеген карауга ирешергә кирәк», - диде Кузнецова «Бердәм Россия» партиясе халык программасына аналар һәм балаларга ярдәм күрсәтүгә кагылышлы тәкъдимнәр буенча стратегик сессиядә. Читать дальше...