Песошин: KazanSummit – хезмәттәшлек хакында фикер алышу өчен әйдәп баручы платформа
(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Узган елда KazanSummit катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында үткәрелмәгән иде, 2021 елда әлеге чара онлайн һәм офлайн- форматларда узачак. Анда 48 илдән һәм Россиянең 25 субъектыннан вәкилләр катнашыр дип көтелә. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин саммитның оештыру комитеты утырышында шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге чара - «хезмәттәшлек һәм уртак проектларны оештыру мәсьәләләре хакында фикер алышу өчен әйдәп баручы халыкара платформа». Читать дальше...