Мөслим районының Дусай авылы тарихына багышланган китап чыкты
(Мөслим, 15 июль, «Татар-информ», « Мөслим »). 10 июльдә Мөслим районының Дусай авыл тарихына багышланган «Данлы Дусай» китабын тәкъдим иттеләр. Әлеге чара авылның Сабантуй мәйданында милли бәйрәм буларак үткәрелде. Чарада район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашты. «Данлы Дусай» китабының авторы — Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Әлеге китапка авыл тарихы, аның кешеләре, аларның көнкүрешләре, авыл белән бәйле истәлекләр тупланган. Китапта тарихи фотосурәтләр, кайбер нәселләрнең шәҗәрәләре, күренекле шәхесләрнең тормыш юллары, иҗатлары да урын алган.