Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Новости за 13.12.2023

Дума депутаты махсус операция зонасындагы хәрбиләргә җибәрү өчен автомунча әзерләгән

Tatar-inform.tatar 

РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен автомунча әзерләгән. Ул «ЗиЛ» транспорт-көнкүреш йөк автомобиле базасында ясалган һәм элегрәк «Жилсервис» АҖ җитештерү базасы хезмәткәрләре тарафыннан файдаланылган. Алар депутатның инициативасын хуплаган һәм автомунчаны махсус операция зонасындагы хәрбиләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып яңадан җиһазландырган.

Читать дальше...

Декабрь салкыннарында Татарстанда кеше үлеменә китергән янгыннар саны арткан

Tatar-inform.tatar 

Декабрь салкыннарында – бу айда һава температурасы -23 градустан түбән төште – Татарстанда янгыннар саны арткан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Максим Трущин «Татар-информ» агентлыгында узган «Әйләнә-тирә мохит температурасы түбәнәйгән вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында» дип аталган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

РФ мөселманнары Диния нәзарәтендә мәктәпләрдә гарәп теле дәресен кертергә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаев, Мәскәүдә узучы ХIX халыкара мөселман форумында ясаган чыгышында Россия мәктәпләрендә гарәп телен укыту мәсьәләсе хәл ителүе турында белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Читать дальше...

Дәүләт Думасында пенсиягә вакытыннан алда чыгу яшен киметергә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Россиядә пенсиягә вакытыннан алда чыгу яшен киметергә мөмкиннәр. Шул хактагы закон проектын Дәүләт Думасына чәршәмбе, 13 декабрьдә, тапшырырга ниятлиләр, дип яза «Известия» газетасы.

Читать дальше...

Махсус операциядә һәлак булучыларның туганнары тиешле акчаны бер ел эчендә алачак

Tatar-inform.tatar 

Махсус операциядә һәлак булучыларның гаилә әгъзалары бер тапкыр бирелә торган социаль түләүне хәрби үлгән көннән соң бер ел эчендә алачак, диелә Дәүләт Думасының электрон базасында урнаштырылган тиешле төзәтмәдә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...



2024 елда торакка салым артачак

Tatar-inform.tatar 

Күчемсез милек объектларын кадастр бәяләүне тәмамлау торакка салымны арттыруга китерәчәк, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев, дип яза РИА Новости.

Читать дальше...

Депутат бер көнлек хезмәт хакын махсус операциядә катнашучыларга күчерергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты рәисе урынбасары Виталий Милонов Россиянең хезмәт коллективларына яңа елга махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен бер көнлек хезмәт хакын күчерергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза.

Читать дальше...

Ринат Мөхәммәдиевкә Язучылар берлегенең «Әдәбияттагы казанышлар өчен» медале тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиевнең 75 яшьлек юбилеена багышланган «Сират күперләрен кичкәндә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды.

Читать дальше...

XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен 14-15 июнь көннәрендә Барда авылында узачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь краена килде. Биредә ул XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Утырышта җитәкчеләр XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен 14-15 июнь көннәрендә уздырырга дип фикер алышты.

Читать дальше...

Түбән Кама мэры Татарстанның иң медианәтиҗәле җитәкчеләренең берсе булды

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин 2023 елның өченче кварталында Татарстан җитәкчеләренең медианәтиҗәлелеге рейтингында икенче урынны алды. Мондый мәгълүматны «ПромРейтинг» агентлыгы тәкъдим итте. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Алабугада яшәүчеләр сатып алган машина яралы якташларына ярдәм күрсәтүдә кулланылган

Tatar-inform.tatar 

Алабуга районында яшәүчеләр җыйган акчага алынган «Нива» автомобиле махсус хәрби операция зонасында яралы хәрбигә ярдәм итте. «Тойма» кушаматлы алабугалыны узган елның октябрь ахырында мобилизацияләгәннәр.Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Читать дальше...

Зәй эшмәкәре өлкәннәр өчен газеталар яздырды

Tatar-inform.tatar 

Зәй сыр җитештерү предприятиесе җитәкчесе Альберт Гайнуллин шәһәрнең икмәк кабул итү бистәсе мәчетенә йөрүче өлкәннәр өчен 10 данә «Зәй офыклары» яздырып бүләк ясады. Әлеге газеталар яңа елдан һәр атнаның җомгасында мәчеткә китереләчәк. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә турнир булды

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә «Юбилейный» спорт сараенда махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә турнир уздырды. Турнир башта төркем этабында ике матч уза, аннары җиңүчеләр төп трофей өчен көрәштә очраша, ә җиңелүче командалар өченче урын өчен уйныйлар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Миграция һәм урыслашу. Татарстанда урыслар саны нәрсә хисабына арта?

Azatliq.org 

Татарстанда урыслар саны артуның төп сәбәбе — Русия төбәкләреннән килүчеләрнең республикада төпләнеп калуы дип санала. Ә менә халык саны кимегән һәм тормыш дәрәҗәсе түбәнрәк саналган районнарда урыслар нәрсә хисабына арта?


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Теннисист Джокович раздавал автографы в шлеме после попадания бутылкой в голову






Парикмахер Левина: волосы перед укладкой важно полностью высушить

Зарплата красноярских медсестер оказалась одной из самых низких в стране

Речной маршрут в Лыткарине стал самым популярным в Подмосковье

Молодожёны из Тверской области скрепили свой брак на Всероссийском свадебном фестивале в Москве