Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Кондратьев Үзәк сайлау комиссиясенең Россия Президентын сайлауга әзерлеге хакында сөйләде

0

ТР Үзәк сайлау комиссиясе алдында җитди бурычлар тора. Хәзер илнең төп сайлауларына әзерлек бара инде. Комиссия рәисе Андрей Кондратьев шулай дип белдерде.

«Без быел республиканың барлык җирле участок сайлау комиссияләренең – 3 меңгә якын комиссия – составларын яңарттык. Барлык сайлау комиссияләре әгъзалары да һөнәри әзерлек уза. Алар сайлау законнары өлкәсендә әзерлек үтеп кенә калмый, кризислы идарә итүдә өстәмә белем дә ала», - диде спикер.

Ул шулай ук ТР Үзәк сайлау комиссиясенең сайлауларга җитди якын килүен һәм төрле тыкшыну һәм провокацияләргә әзер булырга тиешлеген әйтте. Нәкъ менә шушы максат белән ноябрьдә читтән торып электрон тавыш бирү буенча масштаблы Бөтенроссия күнекмәсе узды. Ул чагында сайлау системасының барлык электрон системаларын һәм сервисларын сынап карадылар. Аларны ныклыкка сынадылар һәм тавыш бирү вакытында реаль йөкләнешкә чыдамлылыгын тикшерделәр.

«Тикшерүне кешеләр дә, техника да узды. Электрон тавыш бирүдә 60 меңнән артык кеше катнашырга теләк белдерде, читтән торып электрон тавыш бирү күнекмәсендә сайлаучыларның 75 проценты катнашты. Бу кешеләрнең сайлауларга ышанычы, аларның онлайн-тавыш бирү процедурасы белән кызыксынуы хакында сөйли», - диде Кондратьев.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта республикада сайлаучыларга да, кандидатларга да мәгълүмат бирү алымы җитди үзгәрде. Барлык документлар һәм мәгълүмат белән танышырга мөмкин.

«Бүген без республика сайлау системасының эш стандарты буларак мәгълүмати ачыклык турында сөйлибез. Инде бу атнада ук Татарстанның 15 районында шәһәр һәм авыл җирлекләре советлары депутатларын сайлаулар узачак. Анда 16 меңнән артык кеше тавыш бирә ала», - диде Кондратьев.

Әйтик, 10 декабрьдә мәгълүмати үзәк һәм кайнар элемтә эшләячәк, ә тавыш бирү процессын кандидатлар, сәяси партия вәкилләре, иҗтимагый күзәтүчеләр һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре күзәтәчәк. Тавыш бирүне яктырту өчен 18 төбәк газетасы һәм телевидениесе редакциясе, 50дән артык журналист аккредитация узган. Татарстан һәм аның халкы сайлауларда һәрвакыт актив катнаша.

«10 декабрьдә дә сайлаулар актив, ачык һәм легитим рәвештә узар дип өметләнәм», - дип нәтиҗә ясады ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

  • Искәртеп узабыз, элегрәк Федерация Советы Президент сайлауның датасын раслаган иде. Ул 2024 елның 17 мартында узачак. Палата спикеры Валентина Матвиенко сүзләренчә, карар рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң сайлау кампаниясе башлана.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина обыграла Марию и вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме






Ведущими свадебной церемонии молодоженов из Воронежа станут Алексей Чумаков и Юлия Ковальчук

РФ выдала агреман новому послу Финляндии

Бастрыкин поручил наградить спасавших людей из упавшего в Мойку автобуса очевидцев

«Прекратить оказание соцуслуг»: минераловодский приют для бездомных обжалует решение суда