«Могҗизалар кыры»нда Татарстан: көрәшче, җыр-биюләр, саклану костюмыннан Якубович
16 октябрьдә «Могҗизалар кыры» тапшыруының ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәм чыгарылышы үтте. Анда республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән килгән тугыз кеше көч сынашты. Алар арасында урманчы, фермер, көрәшче, табиб, пилот, сәнгать эшлеклесе, завод эшчесе һәм башкалар бар иде. Бәйрәм хөрмәтенә студияне Кол Шәриф мәчете һәм Сөембикә манарасы сурәтләре белән бизәп, тапшыруның барабанына катнашучылар алып килгән татар халкының милли ризыкларын тезгәннәр. Тапшыру бик җанлы һәм кызык барды. Читать дальше...