Марат Әхмәтов «Татар сүзе» бәйгесенең гала-концертын «бишле билгесенә» бәяләде
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов «Татар сүзе» бәйгесенең гала-концертын «бишле билгесенә» бәяләде. «Бишле билгесе куям! Миңа бик ошады! Талантлы, булдыклы халкыбызны күрдек. Бик бай һәм нәфис телебез бар, һәм, һичшиксез, аның киләчәге өметле», — диде Марат Әхмәтов «Татар-информ» хәбәрчесенә концерттан соң. Татарстанның... Читать дальше...