Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Гала
Гал
Сентябрь
2020

Бәрәңге басуы арифметикасы: 60 миллионлык комбайн һәм 5 сум 20 тиенлек бәрәңге

0
Бәрәңге басуы арифметикасы: 60 миллионлык комбайн һәм 5 сум 20 тиенлек бәрәңге

Арча — бәрәңге белән дан тоткан район. Быел бәрәңге алырга авылга кайта алмаган идем, шуңа «Кырлай» хуҗалыгына бәрәңге алышу өчен юл тоттык. Ул хуҗалык бөтен Казанга җитәрлек бәрәңге җитештерә икән.

Хуҗалыкның офисы Иске Иябаш авылында урнашкан. Анда хуҗалыкның җитәкчесе Марат Габделхәевич белән очрашырга тиеш идек, тик ул Казанга китеп барган икән, шуның өчен урынбасары Әнәс абый Кәримов килде. Аның белән бергә басуга киттек.

Кыр тулы бәрәңге ята

Кырда күп итеп бәрәңге таралып ята, бөтен кыр бәрәңгедә инде. «Кипсен дип тоталардыр шулай җыймыйча. Бәрәңгеләре вак икән», — дип уйлап барам. Машинадан төштек тә: «Нигә ул бәрәңгене җыймыйсыз?» — дим. «Болары инде иң вак бәрәңге, ул җыеп алганнан соң калган. Эрерәкләрен хайваннарга дип җыябыз да фермаларга таратабыз, монысы кырда кала, теләгән кеше килеп җыеп китә аны», — дип сөйләде Әнәс әфәнде.

Искиткеч, күпме бәрәңге исраф булып кала. Сугыш елларында күпме кешенең гомерен саклап калыр иде ул бәрәңге, хәзер кадерен белмибез шул. Мең гектар җирдән ул вак бәрәңгене җыеп бетереп булмавын да, техниканың кирәкле бәрәңге зурлыгына көйләнүен дә аңлыйм, тик шундый кызганыч булды. Бу басудан җыелган бәрәңге сатуга чыкмый, аны орлык өчен җыялар. Элеккеге вакыттагы кебек бөтен кырга таралган, чиләкләр күтәргән апа-абыйлар юк монда. Бер трактор һәм «КамАЗ”лар гына йөри. Тракторның артына махсус бункер тагылган, бәрәңге шунда җыела. Бункерда ике кеше басып тора. Алар бәрәңге белән бергә кергән кантарларны аралыйлар икән.

«Йомшак, тиресле җирләрдә кантарлар күп булмый. Иңкүлекләрдә, каты җирләрдә ташлар тагын да күп була, аннан бәрәңге алганда дүрт кеше аралап бара», — дип аңлатты Әнәс абый.

Чәчүлек бәрәңгесе гектарыннан 310 центнер чыга икән. Бу трактор инде хуҗалык бәрәңге үстерә башлаган вакыттан, ун ел дәвамында иртәнге сәгать җидедән кичке җидегә кадәр эшли.

Арча бәрәңгесен кайдан сатып алып була соң? «Кырлай» хуҗалыгыныкын көзге ярминкәләрдә, Казандагы сату оешмаларында табарга була. Чаллы, Ульяновск, Казахстан халкы да Арча бәрәңгесен ашый икән. «Безнең бәрәңге бөтен җирдә диярлек, бөтен Казанны ашатырлык бәрәңгебез бар, тик анда башка җирләрдән дә кертәләр», — дип елмайды Әнәс әфәнде.

Ярминкәләрдә бер килограмм бәрәңгене хуҗалык 12 сумнан сата, ә узган елгы үзкыйммәте 5 сум 20 тиен булган. Бу суммага бер килограмм бәрәңге үстерү өчен кирәк булган ашламалар, ягулык, хезмәт хакы һ.б. керә.

«Коры вакытта алган бәрәңге арзанрак була, аннан соң бәясе күтәрелә. Икенче икмәкнең бәясе читтән кергәннең хакыннан да тора, быел бәя әйбәт булыр дип фараз итәләр. Узган елны Белоруссия бәрәңгесе кергәч бәя төшкән иде», — дип сөйләде Әнәс Кәримов. Безнең якта элек чөгендер алганда мәктәп укучыларын, халыкны кырга чыгаралар иде. Бәрәңге алганда да халыкны ярдәмгә чакыралар икән. Тик алар кырдан бәрәңге җыеп йөрми, ә «КамАЗ”лар алып кайткан уңышны конвейерда кәсләрдән аралыйлар. Мәктәпләрне кәбестә җыйганда ярдәмгә чакыралар.

Авыл халкы белән сөйләшенгән: бәрәңгедә бер көн эшләгән өчен 750 сум акча түләнә һәм бер тапкыр бушлай ашату каралган.

«Хәзер бәрәңге үстерүчеләр кими»

Әлбәттә, бәрәңге үстерүнең дә үз авырлыклары бар. «Бу эш оешканлыкны сорый. Техника белән дә сак эш итәргә кирәк, чөнки детальләре җимерелсә, чит илдән кайтартырга кирәк. Быел да зур комбайн чыга алмый торды, заказ биргәндә бер сан буталган да, башка деталь кайткан иде», — ди Әнәс абый.

«Сез өйдә бәрәңге үстермисездер инде, кырда да әнә күпме кала бит», — дип шаяртып кына сорадым Әнәс абыйдан. «Үстерәбез, бәрәңге бит ул теләсә кайсы вакытта коткара. Хайваннарга да ашатырга кирәк. Хәзер бәрәңге үстерүчеләр дә кими. Башта бакчаның башына, аннан яртысына печән чәчәләр. Элек авыл башына төрле халыклар бәрәңге җыярга киләләр иде, хәзер алай йөрмиләр шул. Элек безнең якта бәрәңгечелек бик көчле булып алды, һәр колхозда шушы юнәлеш бар иде. Агроном „бәрәңге Шамил абый“, „бәрәңге Камил абый“ бар иде», — дип сөйләде ул. Хуҗалыкны бер көндә танытып та, үстереп тә булмый, аның өчен күп көч түгәргә кирәк. Элекке җитәкче Габделхәй Йосыпович — бу эшкә нигез салучы кеше. Кызганыч, ул февраль аенда якты дөньядан китеп барган. Аның эшен улы дәвам итә.

«Шушмабаш авылындагы хуҗалык буларак эшне башлап җибәргән идек, хәзер инде 24 гектар җиребез бар. Марат Габделхәевич әтисе белән бергә бер ел эшләп калды, шуның белән тәҗрибә җыйды. Алма агачыннан ерак төшми дигән гыйбарә дә бар, ул яңалыкка күбрәк омтыла», — ди Әнәс абый.

Без сөйләшеп торганда «буханка» машинасында төшке ашны алып килделәр. Эшчеләрне көненә ике тапкыр ашаталар икән, төштә һәм кичен сәгать дүртләрдә. Бүген төшкегә токмач ашы, изелгән бәрәңге белән кәтлит, чәй һәм баллы пирожки алып килгәннәр иде. Безне дә «табын артына» чакырдылар. Арча кырында, шунда ук үскән бәрәңгене ашап кайттым. Ачыккан булгангамы, кырда ашагангамы, ул бик тәмле булып тоелды. «Өйдә хатыннарыгыз бәрәңгедән ниләр пешерә? — дигән сорауга бер абый: «Безнең өйдә бәрәңге юк», — дип елмайды.

Комбайныбыз батты

Ашап алганнан соң басу юлы белән икенче кырга киттек. Бу кырдан җыелган бәрәңге сатуга китә, анда җир дә йомшаграк, кырда калган вак бәрәңге дә азрак кебек тоелды. Монда зур комбайн эшли. Ул бәрәңгенең сабагын да үзе чаба, җыя да. Без килеп туктаган җирдән ерактарак тирес өелеп тора, бәрәңгеләрне алып бетергәч, ул тирес кырга кертелә.

Мин комбайнда йөрү марафонын дәвам итеп, бәрәңге ала торганында да йөреп карарга булдым. Кырга ачык төстәге кием киеп барырга ярамаганын беләм инде, тик җылы булуы мөһимрәк иде. Комбайнга менгәндә үк пычрандым.

Комбайнчы Нияз абый Сибаев бишенче ел бу машинаны йөртә. Татарстанда шундый өч комбайн бар, ди, икесе — Арчада. Нияз әфәнденең әтисе дә комбайнчы булган, ул әтисе эзеннән киткән. «Тамбовка дүрт көнгә комбайнчыга укырга бардым, безне Габделхәй Йосыпович җибәргән иде», — ди. Нияз әфәнденең үзенең дә ике баласы бар. «Кызым Казанда табиб булып эшли, ә малай механизатор белгечлегенә укый. Армиядә хезмәт итеп кайтсын әле, соңыннан нишләячәген күз күрер», — ди ул.

Комбайн эчендәге экраннан бәрәңгенең бункерга сикерә-сикерә кергәне дә, чыкканы да — барысы да күренеп тора. Комбайн бер үк вакытта дүрт буразнадан бәрәңгене алып бара. Элек үгезләр, атлар белән бәрәңге алганнар, ә хәзер төймәләргә басасы да руль әйләндерәсе. Читтән караганда шулай җиңел кебек ул, чынлыкта алай түгел. Төймәләр дигәннән дә, комбайнның идәнендә басыла торган педаль бар икән, мин шуңа басып барганымны сизмәдем дә. Нияз абый сизеп алды, басмаска кушты.

Алдарак елга узган дымлы җир бар икән. Шунда комбайныбыз батып калмасынмы! Мин куркып калдым, тик тәҗрибәле комбайнчы өчен бу каршылыкны җиңү берни тормый инде, аның әллә ни исе дә китмәде кебек. Әкрен генә чыктык ул сулыкны.

Комбайн алдыннан кошлар очып йөри, бәрәңге янына кереп китәргә курыкмыйлар да. Мин дә монда бәрәңге алышам дип килгән идем. Комбайнчы янында утырып йөрү ярдәм итүгә керәме ул? Ничек кенә булмасын, 60 миллионлык машинада йөреп кайттым инде. Нияз абый белән дә калган вак бәрәңгенең күп булуы турында сөйләштек. «Ул транспортер аша ике тапкыр уза, тик бик ваклары барыбер коелып кала. Халыкка эре бәрәңге генә кирәк. Ат аунаган җирдә йон кала бит инде. Узган елны бик яхшы иде бәрәңге, тик быел да начар түгел, әйбәт. Өйдә дә унике капчык бәрәңге утырткан идек, йөздән артык капчык уңыш булды», — ди Наил абый.

Комбайн ике смена эшли, комбайнчылар атна саен көндезге һәм төнге сменаларны аралаштырып хезмәт куялар.

Бункер тулгач, машина сигнал бирде, комбайн туктаганны күрүгә «КамаАЗ» да килеп җитте. Сикерештеләр бәрәңгеләр арбага.

Өч кило бәрәңге кило ярым фуражны алыштыра

«КамАЗ»лар бәрәңгеләрне яшелчә базасына алып кайталар. Чәчүлек һәм сату бәрәңгесе бер складка кайтмый. Чәчүлеккә дигәнен әле кыш дәвамында аралаячаклар, ә сатуга дигәнен хәзер үк аралап, капчыкларга тутыралар. Йөк машинасының арбасыннан бәрәңге ике якка аерылып китә: 5 сантиметрдан зурраклары сул як конвейерга, ә кечрәкләре — уң якка.

Башта уң якны карыйк. Анда барысы дүрт кеше бәрәңгене аралап тора. Черек, начар бәрәңгене, кәсләрне алып аталар да, бәрәңге үлчәнеп, сетка капчыкта чыга. Аннан соң икенче караңгы залга чыгарып куялар. Бигрәк җаваплы эш инде ул, бер черек бәрәңге китсә ялгыш, күпме хезмәт юкка чыга. Сулга киткән вак бәрәңгеләрне ике кеше аралап тора, аннан соң ул бәрәңге юыла һәм терлекләргә азык була. Өч килограмм бәрәңге кило ярым фуражны алыштыра икән.

Александр исемле агроном егет быел җиде сорт бәрәңге утыртуларын сөйләде. «Иртә өлгерә торган кызыл бәрәңгене август ахырында җыя башлыйбыз, „зәңгәр күзле“ бәрәңге крахмаллырак була, аңа да сорау бар. Болар икесе дә Россия сортлары. Хәзер җыя торган сары бәрәңге — „Гала“, ул чит ил сорты. Россия сортларын чит илнекеләр белән чагыштырсак, Россия бәрәңгесенең бүлбеләре бик шома һәм түгәрәк булмый, алар төрле формада булалар. Ә сары бәрәңгеләр түгәрәк», — ди ул. Хуҗалыкта бәрәңгенең яртысын да алып бетермәгәннәр әле, эшләре күп. Арча кырларына эшләргә дә, бушлай бәрәңге җыярга да килеп була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев о победе на "Мастерсе" в Мадриде: у меня нет слов






Ефимов: свыше 770 тыс кв м жилья для программы реновации возведут в девяти проектах КРТ

Более трех тысяч человек приняли участие в памятной акции в Музее Победы

Стадион «Авангард» в Коломне капитально отремонтировали более чем наполовину

Сотрудники столичного ОМОН «Авангард» почтили память боевых товарищей