Быел «Тургай» фольклор фестивалендә Гран-прига Самарадан Альмира Сәетова ия булган
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Пензада өченче тапкыр «Тургай» төбәкара фольклор фестиваленең Гала-концерты узган. Гран-при Самарадан килгән «Сөембикә» җырын тәкъдим иткән Альмира Сәетовага бирелгән. Өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров әйтүенчә, фестивальгә быел Россиянең башка төбәкләреннән дә кушылганнар, җиде номинациядә 7 яшьтән алып 18 яшькәчә 250дән артык малай һәм кыз көч сынашкан. «Альмира Сәетова Самараның „Заря“ мәдәният йортыннан килде. Ул безне кабатланмас тавышы белән җәлеп итте... Читать дальше...