Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Гала
Гал
Апрель
2021

Новосибирскида XI «Себер йолдызлары» Төбәкара татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесе уза

0
Новосибирскида XI «Себер йолдызлары» Төбәкара татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесе уза

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). 24-25 апрель көннәрендә Новосибирскида XI «Себер йолдызлары» Төбәкара татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесе узачак. Фестиваль татар халкының милли, мәдәни традицияләрен үстерү һәм пропагандалау, аларның әдәби, музыкаль, үзенчәлекле милли сәнгатен һәм фольклорын популярлаштыруда ярдәм итә. Чарада Кемерово, Иркутск, Омск, Томск, Төмән, Красноярск, Новосибирск өлкәләре, Казахстан Республикасы шәһәрләреннән профессиональ һәм үзешчән сәнгать коллективлары, шулай ук Татарстаннан килгән кунаклар, солист-вокалистлар, сәнгатьле укучылар, музыкантлар, вокаль һәм хореография коллективлары – 15 яшькә кадәрге, 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк 250гә якын кеше катнаша. Фествиальне Новосибирск өлкәсе Мәдәният министрлыгы гамәлгә куйган. Чараны «Новосибирск өлкә татар мәдәнияте үзәге» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе «Новосибирск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы; Новосибирск өлкәсе шәһәр һәм районнарының территориаль хакимиятләре мәдәният бүлекләре; Бөтендөнья татар конгрессы; Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы; Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә оештыра. Фестиваль-конкурс Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» Халыкара телевизион бәйгесенең сайлап алу этабы булып тора. Бәйге вокал-соло (дуэт), ансамбль, хорда җырлау; бию-соло (дуэт), төркем белән бию; инструменталь музыка — соло (дуэт), ансамбль, оркестр; сөйләм жанры номинацияләре буенча ике турда үткәрелә. I тур урыннарда алдан тыңлап карау формасында узачак. II тур 24 апрельдә 10.00-18.00 сәгатьләрдә – Татар мәдәнияте йортында (Новосибирск шәһәре, Алейская урамы, 16), 25 апрельдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә (хореография) Октябрь революциясе исемендәге Мәдәният йортында (Новосибирск шәһәре, Ленин урамы, 24) үтәчәк. 25 апрельдә 14.00 сәгатьтә Октябрь революциясе исемендәге Мәдәният йортында XI «Себер йолдызлары» Төбәкара татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесенең Гала-концерты була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

WTA огорчила Елену Рыбакину после турнира в Мадриде






Подмосковные поисковики помогли перезахоронить 800 бойцов Великой Отечественной войны

Концерт для ветеранов к 9 Мая прошел в театре «Наш Дом» в Химках

График поездов на МЦД-4, Киевском и Горьковском направлениях изменится 11 мая

Путин проводит переговоры с Пашиняном